Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Алтын куллар могҗиза тудыра: социаль ярдәм алучы өлкәннәрнең иҗат эшләре күргәзмәсе булды

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында районыбызның социаль хезмәт алучы өлкәннәре арасында «Алтын куллар тудырган могҗиза» конкурс-күргәзмәсе оештырылды.

        "Игелек үзәге" фойесында күргәзмә оештыруның максаты-өлкән буын кешеләрнең иҗатын үстерү һәм аларга тегү, чигү, бәйләү кебек кул эшләрен башкару өчен шартлар тудыру, халык арасында актив озын гомерне пропагандалау, җәмгыятьнең игътибарын өлкән буын кешеләренә җәлеп итү.

               Социаль хезмәт алучылар, олы яшьтә булуларына карамастан, бу күргәзмәдә актив катнашты. Алар үзләренең талантлары, осталыклары белән матурлык кына түгел, ә башкалар өчен файдалы, кирәкле әйберләр дә иҗат итә белүләрен күрсәттеләр.

                Өлкән оста кулларыбызның хезмәтләрен олылап район социаль яклау бүлеге җитәкчелеге рәхмәт хатлары-дипломнар тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев