Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Чөгәнәдә төбәкара гармун моңы: Фестиваль җиңүчеләре авыл урамнарында гармун көйләре яңгыратты (фотолар)

Бүген Актаныш районының Чөгәнә авылында Төбәкара гармунчылар фестивале узды.

«Авылларда гармун моңы» дип исемләнгән бәйрәмдә Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән 170тән артык гармунчылары катнашты. Аларның йөзләбе Актаныш районына туры килә. 

Берничә төрле бәйгедә гармун уйнауда ярышкан гармунчылар конкурстан соң Чөгәнә урамнарына чыкты. Кулларына төрле фасондагы гармуннар тоткан ир-егетләр, ханым-кызлар рәхәтләнеп уйнады.

Гармунчыларны чөгәнәлеләр капка алдына чәй өстәлләре әзерләп каршы алды. Авылга ямь-гамь алып кайткан кунакларга олы рәхмәтләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев