Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Чуракай мәктәбе укучылары районыбызның мөһим хезмәтләре белән белән танышты

Районыбыз архивы материалларга бай, заманча җиһазланышы белән дә һәркемне үзенә җәлеп итә.

Укучылар биредә еш кунак. Бүген Чуракай мәктәбе укучылары район архивы эшчәнлеге белән танышты. Чуракай мәктәбе коллективы үз җирлекләренең туристлык маршрутын төзедегән иделәр. Әлеге маршрут буенча проект эшләре архив бүлегенә тапшырдылар.

Җитәкче Айгөл Галимьянова укучыларга архив хезмәте турында тулы мәгълүмат бирде, эш тәртибе хакында сөйләде.

Укучылар Актанышның тагын бер мөһим оешмасы- 103 нче янгын сагы хезмәте урнашкан бинага да экскурсиядә булдылар. Биредә эшләүче коткаручылар белән аралашып, әлеге һөнәр турында күп мәгълүмат белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев