Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Дәрәҗәле бәйгеләрдә гаилә белән җиңүгә ирешкән Гаяновлар: Иң мөһиме- дини тәрбия

Илфак һәм Илфира Гаяновлар Богады авылының күрке. Балалары белән бергәләп авыл һәм район данын яклап, быел ике зур республикакүләм конкурста катнаштылар һәм мактаулы урыннарга ирештеләр.

                    Яңа елга кадәр үк Татарстан Республикасы каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган “Татар сүзе” бәйгесенә Гаяновлар гаилә белән видео әзерләп җибәргәннәр иде. 25 майда бәйгенең финалында катнашырга чакыру алалар.

Мәртәбәле, дәрәҗәле жюри алдында уңышлы чыгыш ясап, бүләкләү тантанасына да үтәләр. Һәм бик тә сөенечле вакыйгаларның шаһиты булып, бүләкләнеп кайттылар. Гаяновлар мактаулы III урынга лаек булды, гаилә белән хөрмәтләнеп, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбленең һәм “Мирас” ансамбленең концертын карап ял иттеләр. 


-    “Татар сүзе” бәйгесендә катнашу безнең нәфис сүз өлкәсендә беренче тәҗрибә. Балалар да ачыла, үзебез дә яңа яктан ачылдык. Сүз белән үзебезнең яшәвебезне, тормышыбызны чагылдырдык,- ди Илфира конкурс турында сөйләп.


           Хатынының сүзләрен Илфак та куәтли:

– Әйе, сәхнәдә күп тапкырлар чыгыш ясасак та әле нәфис сүз сөйләгән юк иде. Гаиләдә бишебез дә- мин, Илфира, Айбулат, Әминә, Айтуган үзебезнең гаилә турында, тәрбия, шөгыль, әти-әни, туган җир, һөнәр турында сөйләдек. Чыгышыбызны татар халык биюе белән төгәлләдек. Сәхнә- бит ул үзе тәрбия. Сәхнәгә чыгасы кеше һәрьяклап үз-үзен карый, аның сөйләме, үз-үзен тотышы, киеме гәүдәсе-барысы да матур булырга тиеш. Һәр конкурстан без бер башка үсеп кайтабыз. Бу юлы да шулай булды.
 

                  “Тарихта без эзлебез” бәйгесенә катнашырга тәкъдим булгач та, рәхәтләнеп ризалаша Гаяновлар. Илфак күбрәк оештыру эшләре белән шөгыльләнсә, Илфира бәйгегә гаиләне тәкъдим итү буенча җаваплылыкны үз өстенә ала.

Илфираның шәҗәрә төзү, үз әби-бабайларыңның үткәнен ачыклау буенча бераз тәҗрибәсе булу ярдәмгә килә.

2021 елда Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән бабасы турында альбом ясап республика архив бүлеге бәйгесендә мактаулы урын алуга ирешә ул. Хәзер инде Илфак ягыннан нәсел җепләрен барлый башлыйлар.

Әлеге эзләнү аркасында бик күп яңалыклар табалар. Мәсәлән, бер бабалары Мәскәү исемле булган.

Кызлары Әминә шушы бай материалларга нигезләнеп сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта проектын яклый.


-    Сыйныфташларым шәҗәрәдә минем бабамның Мәскәү икәнлеген күргәч, бик гаҗәпләнделәр. Конкурска  әзерләнү җиңел түгел, әмма кызыклы. Ә инде нәтиҗәсен күргәч, тагы да рәхәт,-ди Әминә.


        -    Безгә район җитәкчелеге конкурска әзерләнергә зур ярдәм кулы сузды. Бигрәк тә район мәдәният йорты хезмәткәрләре булышты. Хатыным Илфира белән режиссер Илиза Мөхәммәтова, ул минем балдызым да әле, бик җентекләп сценарий төзеде. 8 минутлык чыгышның һәр мизгелен җентекләп эшләдек. Жюри шуңа күрә дә безгә мәртәбәле III урын биргәндер,- ди Илфак.

                    Әмма Илфак үз алга тагы да зуррак максатлар куеп яши торган шәхес. Киләчәктә тагын бер тапкыр  “Тарихта без эзлебез” бәйгесенә катнашып, беренчелеккә ирешергә тели ул.

Реклама

Башка райондашларга үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәшләре дә кирәкле булыр ди:
 

               -    Тагы да зуррак уңышка ирешү өчен көчле нәселең булу, шәҗәрә тармакларының документлар белән расланган булуы кирәк. Киләчәктә әлеге бәйгегә катнашырга теләүчеләргә теләгем- шәҗәрәгезне тирәнрәк өйрәнергә, күп эзләнергә кирәк. 

           “Тарихта без эзлебез” бәйгесендә Гаяновлар ата-баба шөгылен, яшәү рәвешен күрсәтүгә өстенлек бирә. Нәселгә генә хас булган аш-су осталыгын бик эчтәлекле итеп яклый алар. Яңа Богады Биҗады елгасы янында урнашкач, яшәүчеләр күпләп каз асрау белән шөгыльләнә. Гаян бабайның да гаиләсе дә ишле кош-корт тәрбияләп үстерә. Каз өмәләреннән соң табында казның баш-муен, тәпиләре, йөрәк- бавырыннан бәлеш пешерү йоласын әле дә саклыйлар.

Шушы үзенчәлекле татар халык ашын әзерләүнең Гаяновларга гына хас үзенчәлекләре бар.

Илфира кайнанасыннан өйрәнеп хәзер үзе ирен, балаларын сыйлый. Нәкъ шушы бәлешне комиссиягә дә күрсәтәләр. Без дә авыз иттек бу тансык ризыкны. 

-  Үз нәселебез белән таныштырганда комиссия әгъзаларының әле берсе, әле икенчесе сорау яудыра, ә мин алдан ук әзерләгән текстымны сөйлим. Менә шунысы авыррак булды. Күбрәк тарихи документлар белән раслап шәҗәрәне яклау кирәк икән. Моның өчен ныклы эзләнү таләп ителә. Үзебезне лаеклы күрсәткәнбездер инде. Шундый  бәйгедә III урын алу безнең өчен зур уңыш. Хәзер кайсы яктан эшләргә, шомарырга икәнен аңлап кайттык,-ди Илфира. 

            Илфак белән Илфираның уллары Айбулат белән кызлары Әминә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта укыйлар, гимназиянең активистлары, ә Айтуган Богады мәктәбендә белем ала. 

 

-Иң беренче чиратта, дини белем бирү яклы мин. Аллага шөкер, үзем 5 вакыт намаздамын. Балаларым иртән уянгач, төнлә йокларга ятканда, ашар алдыннан мин өйрәткән догаларны укыйлар. Икенчесе- хезмәт тәрбиясе, моның белән күбрәк хатыным шөгыльләнә. Өченчесе -спорт. Физик культура балаларны сәламәт яшәүгә өйрәтә, бала чыныгып үсә. Менә шушы өч яклы тәрбияне һәр ата-ана белергә, балаларына бирергә тиеш дип уйлыйм,- ди Илфак. 

 

                   Киләчәктә дә бәйгеләрдә катнашырга, яңа җиңүләргә ирешергә уйлый Гаяновлар. Чөнки һәр бәйге гаиләне берләштерә, үстерә, көч бирә.  Уйлаган уйлары, куйган максатлары изге ата-ананың. Безгә киләчәктә дә аларның гаиләсенә карап сөенергә, горурланырга, үрнәк итеп сөйләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев