Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Фаяз Хуҗин: Татарлар белән башкортларның килеп чыгышын өйрәнгәндә четерекле мәсьәләләр калкып чыга

«Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумының иң дәрәҗәле кунагы- тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең мохбир-әгъзасы Фаяз Хуҗин иде.

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында уза торган «Кама аръягы татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең актуаль проблемалары» форумында Фаяз Хуҗинның барысы да тын да алмый тыңлады. Ул бик тә четерекле, еш кына бәхәсләр тууга сәбәп булган "Татар һәм башкорт халыкларының килеп чыгышында уртак этник компонентлар" темасын яктыртты.

- Бүгенге форум бик кызыклы һәм бөтен татар җәмәгатьчелеге, ата-аналар, укытучылар өчен файдалы. Беренчедән, катнашучылар күп. Соңгы вакытта сәясәт тарих фәненә дә, археологиягә дә үтеп керә башлады. Татарлар белән  башкортларның килеп чыгышын өйрәнгәндә четерекле мәсьәләләр калкып чыга. Бу өйрәнүләрдә уртак фикергә килгәнебез юк әле. Башкортлар һәм татарлар элек-электән тугандаш, карендәш халык. Артык ызгышып, талашып торырга хәзер вакыты түгел. Нинди дә булса уртак фикергә килергә кирәк. Соңгы вакытта аерылыбрак тордык. Археологлар бу уңайдан актив, башкортларның һәм татарларның археологлары бер үк тарихи ядкарьләрне экспедицияләрдә берничә тапкыр бергә өйрәндек, төрле конференцияләрдә очрашып торабыз. Шушы дуслыкны ныгытырга иде. Халыклар арасындагы дус яшәвендә тарихчыларның роле зур. Бүген укытучыларга менә шушы тарихны тагы да җентекләбрәк аңлатырга телибез,- диде Фаяз Шәриф улы.

Форум эшендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов, Башкортстан татарларының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов,

Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге Әнвәр Әхсәнов һәм башка күренекле тарихчылар катнашты һәм тарихи эзләнүләре турында чыгыш ясады.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев