Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр Россия гаскәрләренең элитасы ул (фото һәм видео)

Бүген районыбызда «Зәңгәр беретлар» бәйрәме.

Елдагыча 2 нче августта Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп уза.

Җиңү паркында десантчылар хөрмәтенә куелган обелиск-һәйкәл янында узган очрашуда зәңгәр берет кигән хәрбиләрне район хәрби комиссары урынбасары Рузил Нәфыйков котлады, ул чик сакчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак та  изге теләкләрен җиткерде:

-Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр Россия гаскәрләренең элитасы ул,- дип кыю егетләрнең хезмәтенә олы бәя бирде ул. 

Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең райондагы лидеры Айдар Фәсхиев киләчәктә мондый очрашуларга яшь буынны да тартырга кирәклеген ассызыклады.

Бүген десантчылар мәрхүм булган хәрбиләрне дә искә алалар, аларның каберләрен зират кылып чәчәк гөлләмәләре салачаклар.

Бәйрәм турында алдагы язмаларда тулырак яктыртачакбыз. 

Айнур Гыймадиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев