Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Якташыбыз Вәсим Вахитовтан шигъри сәламнәр: «Әле дә дәү әни бар»

Яукташыбыз, татарстан Республикасының инкассация идарәсе башлыгы, Казандагы Якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов ял вакытларында еш кына кулына каләм ала. Бүген аның бер төркем шигырьләре редакциябезгә килеп иреште. Әйдәгез, дәү әти-дәү әниләргә багышланган иҗат җимешләре белән танышыйк.

Дәү әтиемә

Минем дәү әти бар диеп

Малайларга мактанам.

Бергәләшеп уйнар өчен

Ат итеп тә атланам.

Беркайчан ачуланмый,

савыт-саба кырсаң да.

Төне буе мультик карап

Көндез генә торсаң да.

Әти-әнигә дә сатмый

«Тыңлаусыз» балагыз дип.

«Әйберләрне вата-җимерә, 

Үзегез карагыз», дип.

Дәү әтием минем өчен 

гел шулай булсын иде.

бөтен кыланмышларыма 

Елмаеп торсын иде.

 

Дәү әниемә

Әле дә дәү әни бар,

Серләремне сөйләргә.

Минем кыйланмышларымнан

Рәхәтләнеп көләргә.

Әти-әнидән дә артык

Ярата ул үземне.

Беркайчан да кире какмый,

тыңлый һәрбер сүземне.

Минем өчен тәмле итеп

таба ашлары пешерә.

Аяклары җиргә тими.

Кибеткә дә йөгерә.

Шундый булган дәү әнинең

кадерен белсәк иде.

Һәрвакыт шулай сәламәт

булганын күрсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев