Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Яңа Әлемдәге Зәкиевләр музеенда бакча нәниләре он чыгарып карады

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләре балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, авылыбызның чын патриоты булган Зәкиев Тәкый абыйның музеенда экскурсиядә булдылар.

Үзе исән булса, ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы,​ Бөек Ватан сугышы​ ветераны Тәкый абый Зәкиевның тууына быел 100 ел тулган булыр иде. Гомерләрен изге эшкә багышлаган Зәкиевлар музее 90 нчы елларда Яңа Әлем авылында оештырылып, бүгенге көндә аның улы Рөстәм абый Зәкиев җитәкчелегендә Тәкый абыйның шәхси йортында урнашкан.

​Рөстәм Тәкый улы әтисе хезмәтен дәвам итеп музейны саклап, тулыландырып тора. Ул безне бик эчтәлекле, аңлаешлы, бай сөйләме белән авылыбыз тарихы турында сөйләде. Музейдагы һәр экспонат, һәр язма авылыбызның бәяләп бетергесез гүзәл тарихын чагылдыра: барысы да бүгенге көндәге кебек бик пөхтә сакланган. Балаларга иң охшаганы кул тегермәне ярдәмендә ярмалардан он чыгару булды. Алар моны үз күзләре белән күрү бәхетенә ирештеләр: кызыксынулары да шуңа күрә көчле иде.

Зәкиевләр гаиләсенең зур хезмәтенә таң калып, сокланып, чиксез рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Сарварова Гүзәл Рифак кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев