Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Иске Байсарда тарих яңара: «Байсар базары көне»ндә авылдашлар очрашты (фото һәм видео)

29 июльдә Иске Байсар авылында «Байсар базары көне» исемле авылдашлар очрашуы узды.

Чын элеккеге базарны хәтерләткән бу бәйрәмгә Татарстан районнары һәм шәһәрләре Әлмәт, Алабуга, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актанышта яшәүче һөнәрчеләрдән тыш

Удмуртиянең Ижау, Башкортстанның Илеш, Дүртөйле районнарыннан сәүдә нокталары, һөнәрчеләр килгән иде.

Кайткан кунаклар күңелле концерт программасы карадылар, «Авылым тарихы» музее белән таныштылар, кул эшләре осталарыннан мастер-класслар булды. Язучы, тарихчы Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Имамов Вахит Шәйхенур улы авыл тарихы , Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган агрономы «Ташкын» хуҗалыгы җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы Байсар базары тарихы белән таныштырдылар.

«Байсар базары көне» шаулап-гөрләп узды, матур истәлекләр һәркемнең күңелендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев