Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Юбилеегыз котлы булсын!

Түгәрәк даталары уңаеннан җитәкчеләр өлкәннәребезне котлауларын дәвам итә. 25 гыйнварда көнне Актаныш авылында яшәүче Галия Шәйхелмәрдәновага да 90 яшь тулды. Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова Актаныш авылында яшәүче Галия Шәйхелмәрдәнованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Дилбәр Миркасыйм кызы Галия Шәйхелмәрдән кызына Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, районыбыз башлыгы Ленар Зариповның тәбрикнамәсен, бүләкләрен тапшырды.
 

Галия әби бүгенге көненә шөкер итеп, озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала. Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр- сәламәтлек,туган җирендә гомер итү Һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу, ди тыл hәм хезмәт ветераны Галия Шәйхелмәрдән кызы. Юбилей көнендә аңа сәләмәтлек,җан тынычлыгы,бәхетле картлык телибез.

Хөрмәтле Галия Шәйхелмәрдән кызы!

Үз- үзегезне аямыйча эшләвегез, хезмәтегез яшь буынга үрнәк булып тора. Сезгә бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә Ходай үзе насыйп итсә иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев