Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

«Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивалендә җиңгән Чуракай мәктәбе укытучысына бүләген «Актаныш-информ»да тапшырдылар

«Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивалендә катнашучы райондашларыбыз елдан-ел арта. Быел да ут күршеләребез Мөслимдә узган әлеге фестивальдә Актанышның укытучы-педагоглары, тәрбиячеләре актив катнаштылар, зур җиңүләргә ирештеләр.

Фестивальгә чакырып хөрмәтләнүчеләр арасында Чуракай мәктәбеннән Равия Мингазова да бар иде. Равия ханым билгеле бер сәбәпләр аркасында бүләкләү тантанасына бара алмады. Шулай булуга карамастан, район архив бүлеге мөдире, "Ак калфак" җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова Равия Җәмигънур кызы "Актаныш-информ"га әңгәмәгә килгәч бүләкләрен тапшырды. 

Равия Мингазова "Каз мамыгыннан ястык-мендәр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды.

Афәрин, педагогларыбыз, уңышларыгыз белән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев