Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов бөек җырчы Әлфия Авзалова турындагы китап тәкъдим итү кичәсендә катнашты

Актанышның танылган шәхесләре республикабызның төрле төбәк-шәһәрләрендә туган ягыбызның якташлык җәмгыятьләрен оештырып уңышлы эшчәнлек алып бара, социаль -иҗтимагый тормышта актив катнаша.

                Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов республикакүләм чараларның даими кунагы. 

               Татарстан Милли китапханәсендә легендар татар җырчысы, Актаныш кызы Әлфия Авзалова турындагы китапны тәкъдим итү кичәсенә дә Вәсим Хуҗаян улы беренчеләрдән булып чакыру алган.

     Әлфия Авзаловага багышланган китап  башта татар һәм инглиз телләрендә басылган, хәзер әсәр рус телендә дә чыккан. Китапны тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Хафизова, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм башка күренекле затлар катнашты. 

               Вәсим Вахитов әлеге чарада Әлфия Авзалова турындагы истәлекләрен сөйләде, китапны нәшер итүчеләргә үзенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев