Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

"Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" - Зөбәер халкына!(+БЕЗНЕҢ ВИДЕО+ФОТОЛАР)

Актаныш районының Зөбәер авылында яңгыраган дәртле көйләрдән аяклар биергә тартыла, күңелләр дулкынлана. Кичә биредә яңгыраган гармун көйләре ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты... "Баламишкин" ансамбле гармунчылары янәдән тамашачылар белән очрашуда, җыр-моң сөючеләрнең күңелен яулый!

                              ...Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да халкыбыз аннан аерылмаган. Соңгы елларда гармун моңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы егетләребез һәм абзыйларыбыз бар әле.

                              Иске Сәфәр мәдәният учагы һәм бу ансамбль җитәкчесе, танылган блогер, безнең мөхәрриятебезнең якын дусты Илдус абый Һарунов башлаган "Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" проекты - Актаныш җирлеге брендына әверелеп бара. 

                              Еллар узган саен, халкыбыз моңлы гармун тавышларын сагына. Әлеге күркәм  рухлы проект та төбәгебез халкын гына түгел, ә тирә-яклардан да җәлеп итә. Зөбәер авылында игелекле гомер итүче, 91 яшьлек Мөгәллимә апа Шәйхетдинова да хәтта биергә чыккан. Рәхәтләнеп, җиңел биеп йөри.
Әнә ничек күңелле үткәнен белер өчен безнең видеорепортажны карагыз: 

                              Проектның максатлары байтак. Алар якты һәм изге! Халыкчанлык, халыкны элеккегә кайтару, яшьләргә матур үрнәк күрсәтүне дә колачлый ул. Өлкәннәр, ак яулыклы, миһербан йөрәкле әбиләребез һәм аксакал бабайларыбыз гармун моңнарын ишетү белән капка төпләренә ашкына, күңелләре белән яшьлек иленә кире кайта. 


                              Бүгенге заманда - күпләр капкаларын бикләп куя, капка төпләрендә кич утыру йоласы да бетеп бара... Ә бит элек, әле Советлар заманаларында да кич утырганда кызлар-егетләр танышканнар, кич утыруларда, кичке уеннарда кавышканнар. Алай гына да түгел, күңелләрен халык бикләп, "йозак эләргә омтыла". 

                              "Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" - 2нче ел дәвам итә. Каникулларга кайткан бала-чага, яшьләр актив кушылуы да бик хуп! "Баламишкин"лыларның мәдәни десанты барышында төрле җырларга игътибар бүленә, халык сораулары да кире кагылмый һәм шулай ук хитларга әверелгән әсәрләр тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Актаныш яңалыклары Мәдәният Татарстан Республикасы Актаныш хәбәрләре #Район сулышы #АктанышҮткәннәнКиләчәккә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Безнең фоторепортаж Татар-информ Актаныш-информ 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Гармунчылар Баламишкин Фотолар Видеолар Зөбәер Десант