Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Ленар Зарипов Татарстан матбугаты көне алдыннан «Актаныш-информ» коллективы белән очрашты

Тиздән, 19 май көнне республикабыз журналистлары, матбугат хезмәткәрләре Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итәчәк. Ә «Актаныш-информ»чылар бәйрәм котлаулауларын бүген үк кабул итә башлады. «ТАТМЕДИА» АҖ-нең «Актаныш-информ» филиалы коллективын бүген районыбыз башлыгы Ленар Зарипов кабул итте.

          Районыбыз журналистлары, мөхәррият хезмәткәрләре белән очрашуны Ленар Рафак улы үзе башлап җибәрде. Каләм әһелләренә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белдерде ул:

- Яңадан-яңа технологияләр, социаль челтәрләр, аларда төрле төркемнәр барлыкка килә. Шул вакытта сез- "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы хезмәткәрләре яктырткан яңалыклар аеруча ышаныч уята. Сез үзегез, язган сүзегез дөньяның астын-өскә китерергә мөмкин. Сез- хакимият белән халык арасын тоташтыручы мөһим тармак вәкилләре. Сезне халык көтеп ала, язганнарыгызны яратып укый, тыңлый, карый. Сездән позитив фикерле яңалыклар көтеп калабыз. Эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек телим,- диде Ленар Рафак улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев