Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Район башлыгы Ленар Зарипов йөзьяшәр Рәшидә Рәхмәтуллинаны юбилее белән котлады

Актаныш авылында яшәүче Рәшидә Рәхмәтуллинага бүген 100 яшь тулды. Гасыр яшьтәшен иртә белән үк олуг юбилее белән котларга чәчәк гөлләмәләре, бүләкләр алып Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов килде.

         Ленар Рафак улы йөзьяшәр райондашыбыз, аның балалары белән аралашты, тормыш-көнкүреше, яшәеше белән танышканнан соң юбиляр Рәшидә Рәхмәтулла кызына Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Р. Миңнехановның котлау хатларын тапшырды. 

           Рәшидә апа 1923 елның 16 апрелендә Уразай авылында туа. Чордашлары кебек үк аның балачагы, яшьлеге колхозлашу, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соң илне торгызу елларына туры килә. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ана йөрәге югалту ачыларын да күп кичерә, ике баласы мәрхүмнәр инде. Хәзерге көндә Рәшидә апа килене Фәйрүзә тәрбиясендә гомер кичерә. 44 ел буена әниләрен кадерләп, хөрмәтләп яшәгән Фәйрүзә апага барлык балалары, оныклары олы рәхмәтле.

               Бүген Рәшидә апаны котларга төрле төбәкләрдән кадерлеләре кайткан иде. Хәзерге вакытта аның 7 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Һәммәсе дә әбиләренә изге теләкләрен җиткерделәр, сәламәтлек, исәнлек теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев