Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Вазыйх Мирасовны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Чишмәбаш авылында яшәүче райондашыбыз Вәзыйх Мирасовка бүген 90 яшь тулды.

Вәзыйх Фатыйх улын олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев котлады.

Вәзыйх бабай- сугыш чоры баласы. Илебезнең колхозлашу, Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән балачагын ул зарланмыйча, уфтанмыйча искә алды. Авырлыклар алдында баш имичә, тырыш хезмәт белән яшәргә өйрәнгән буын вәкиле тыныч тормышта да сынатмый.

  Илшат Габдулхаев Вәзыйх Мирасовка илебез һәм район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде. Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Ленар Зариповның котлауларын тапшырды. Вәзыйх Фатыйх улын үзе лаек ялга кадәр эшләгән "Ташкын" хуҗалыгы коллективы вәкилләре да бүләкләр белән хөрмәтләде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев