Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Сүз һәм моң кушылганда: Айдар Шәйхин дуслары белән Актанышка мәдәни экспедициягә кайтты (фото, видео)

Бүген якташыбыз, татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин бер төркем дуслары белән районыбыз мәктәпләрендә «Сүз һәм» моң»программасын тәкъдим итә.

Айдар Шәйхин  беренче булып үзе белем алган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары белән очрашты. Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова үзенең урынбасарлары белән мәдәни экспедициягә кайткан кунакларны каршы алды, уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды. 

Айдар Шәйхин белән бергә гимназиядәге очрашуда Салих Сәйдәшев исемендәге музей директоры Айдар Әхмәдиев, музыкантлар, "Риваять" төркеме әгъзалары Айдар Габдрәхимов, Ильяс Фәрхуллин катнашты.

Бүгенге очрашуларга Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова да кушылачак.

 "Сүз һәм моң" программасы белән әлеге төркем Казан мәктәпләрендә күптәннән чыгыш ясый. Шәһәр балалары татар милли тарихына багышланган концерт-лекцияләрне яратып кабул итә. Программаның эчтәлегенә килгәндә, Айдар бу хакта менә нәрсәләр сөйләде:

-  Татар китабы йорты, әдәбият музее һәм Салих Сәйдәшев музее вәкилләре берләшеп укучыларны татар китабы культурасы, музыкасы турында сөйләячәкбез. Бу гамәлебезне мәдәни экспедиция, гастроль дип тә атый алабыз.

- Сезнең кулда гарәп имлясы белән язылган кулъязма. Мөгаен, бу сезнең музейның бер экспонатыдыр.

 

- Әйе, музейның зур экспонатларын безгә каядыр алып барырга рөхсәт ителми, әмма менә мондый кулъязмаларны без лекцияләрдә иллюстрация итеп куллана алабыз. Бу кулъязма хорафатлар белән бәйле татар мифлары, легендаларына багышланган. Шушындый  квестлар сериясен без гимназиягщ узган уку елында алып кайткан идек, аның белән балалар бик кызыксынды. 

- Татар халкының милли уен кораллары белән дә таныштырачаксыз. Укучыларыбыз лекцияләрдә нинди уен коралларын күрә ала?

- Уен кораллары безгә нигездә, Иран, Төрекмән ягыннан кергән. Музыкантларыбыз төрек инструменты-уд, саз, барабан, курайлар, дәф, кубыз, думбрада уйнап күрсәтәчәк. Аларның барысын да бабаларыбыз кулланган, тарихын галимнәребез өйрәнгән, хәзер дә тикшерү эшләре дәвам итә. Казанда мондый лекцияләрне туристлар зур кызыксыну белән тыңлый. Чөнки бу уен кораллары бездә сирәк яңгырый.

 

- Бүгенге цифрлы технологияләр чорында, борынгы тарихыбыз, үткәнебез белән кызыксыну уятуыгызга "Афәрин!" дияргә генә кала. Димәк тыңлаучыда милли код уяна?

-  Борынгы инструментлар тавышы яңгыраганда без башка чорга күчәбез. Гүя безнең алда тарихт җанлант. Үзеңне башкача тота башлыйсың, хәтта кайберәүләр биеп тә китә.  Хәтер уяна. "Кыйссаи Йосыф" китабын да бит әбиләребез көйләп укыган. Гомумән, китап уку көйләп башкарылган. С. Сәйдәшев музеенда без суфи музыкасына багышланган кичәләр оештырдык. Шулай итеп мәдәниятнең онытылган аерым бер өлешен кабызып җанландырдык.

Әлбәттә, тарихи, мәдәни лекцияләрне кунаклар безнең Актаныш төбәге белән бәйлләп тә үткрергә уйлый. Каллиграфия, татар музыкасы хакында кызыклы мәгълүматлар, матер-класслар укучыларга кызыклы булыр дигән теләктә калабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев