Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Сыендыручы гаиләләр «Туган як» музеенда

Язгы каникуллар вакытында балаларның ялын кызыклы һәм күңелле, файдалы үткәрү мөһим. Әти-әниләр мөмкинлекләреннән чыгып кыз-улларын музей-театрларга, зоопарк-циркларга алып барырга тырыша. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге сыендыручы гаиләләрдәге балалар өчен бүген «Туган як» музеена экскурсия оештырды.

            Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларны музейга килеп керүгә үк директор Мирсил Әһелтдинов үзе каршы алды.

Өс киемнәрен салуга экскурсия башланып китте.

Районыбызның танылган  рәссамы Ландыш Мәгъдәнурованың хатын-кыз образларына багышлап төзелгән картиналар күргәзмәсе турындагы мәгълүматларны укучылар әниләре белән белән бик кызыксынып тыңладылар.

             Икенче катта Актаныш районы табигатенә багышланган залда аеруча җанлылык сизелде.

Бүре, төлке, керпе, куян, рысь һәм башка җәнлекләрнең гәүдәләрен күргәч гүя балалар үзләрен урманда итеп хис итте.  Мирсил Мәгыйсь улы үз чыгышын кыргый хайваннар турында  кызыклы фактлар белән дә баетып тәкъдим итте.  Борынгы Болгар чоры, Пугачев восстаниесе вакытын тарихи ядкарьләр, эксклюзив экспонатлар фоторәсемнәркүзалларга ярдәм итте.

              Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхтәмова музей хезмәткәрләренә бүгенге кызыклы чара өчен рәхмәтен белдерде:

- Бүген Актаныш районында 8 сыендыручы гаиләдә 26 бала тәрбияләнә. Бүгенге экскурсиядә аларның 15е катнашты. Арада инде "Туган як" музеена берничә тапкыр килүчеләр бар. Килә алмаучыларның кайберсе чыгарылыш сыйныфы укучылары, алар бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерләнә.

 

                 Мондый файдалы очрашулар балалар өчен аеруча кирәк. Бердә, сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр үзара аралаша, бер-берләре белән якыная. Икенчедән, район тарихы, туган төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе белән танышалар, уңай эмоцияләр белән өйләренә кайтып китәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев