Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Тарих кайтавазы: Гимназистлар татар ханлыклары тормышын яңартты

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары сыйныф укучылары үзгә тормыш белән яши: X-XI сыйныф укучылары тарих битләрен яңартып татар ханлыкларын гәүдәләндерде.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин яраткан белем учагы белән һәрвакыт элемтәдә. Бу юлы кайтуында ул китап йорты каршында эшләп килүче иҗатташ дуслары белән "Сүз һәм  моң" проектын гамәлләштерде.

Бүген исә югары сыйныф укучылары белән тарих битләрен актарып, борынгы тарихыбызны барлый.

Гимназия дирекциясе Айдар Шәйхинны модератор буларак һәм музыкантларны татар халкының тарихын өйрәнүгә багышланган махсус проектка дәште.  шулай итеп "Бүләк" базасында татар иле ханлыклары кабат күз алдында яңарды.

Сыйныфлар Кырым, Әстерхан, Себер һәм Казан ханлыкларының тормышын күрсәтә.

Казыйлар каршында ханлыкка презентация ясыйлар, костюмнар, команда рухы, визитка- барысы да исәпкә алына. Ханлыкка хас киемнәр тәкъдим ителә. Тарихи сораулардан төзелгән викторинада укучыларның белемнәре сынала.
Кызлар-егетләр табыннар да әзерләгән, һәр ханлыкның үз ризыгы, аның тәме, сыйфаты жюри тарафыннан бәяләнә. Чираттагы биремдә егетләрнең ир-ат ныклыгы, көрәшче рухы тикшерелсә, кызлар токмач кисеп, Йосыф китабын укып осталыкларын күрсәтәчәк. 
 Ханлыкларның йолаларын да белү кирәк.

Тарихи бәйрәм барышы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та танышты. Укучыларга татар халкының үткәнен белеп, ата-бабаларыбызның безгә рухи ядкарь итеп тапшырган гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәргә чакырды. Әлеге матур, тәрбияви чараны оештыруда башлап йөргән Айдар Шәйхинга, гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗановага, укытучыларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев