Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

ТАТАРЛЫГЫМ-ГОРУРЛЫГЫМ: Актанышлылар Башкортстан татарларын каршыладылар, хөрмәтләделәр!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген иртә-таңнан М7 юл трассасының Актаныш районы Байсар якларында күрше төбәктән килгән милләтәшләрне каршыладык. Биредә, кунакларны хөрмәтләү чарасында районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева, Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сарае сәнгатькәрләре, үзешчән артистлар һәм без - "Актаныш-информ"чылар катнаштык. Сәфәрчеләр башкалабыз Казанга - Бөтендөнья татар конгрессы съездына юл тоталар.

                                            Бөтендөнья татар конгрессы съездларын уздыру тарихында беренче мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы 8нче съездында Башкортстан делегациясе иң күп санлы, 150 кеше исәпләнә. Гамәлдәге җыен әлеге дәрәҗәле оешманың 30 еллыгына багышлана. Аның эше барышында бик күп төрле чаралар, утырышлар, эшлекле сөйләшүләр көтелә.

                                            Кунакларны каршылау чарасын Актанышыбызның нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфидә ханым Наҗарова оста итеп алып барды. Районның мәдәният хезмәткәрләре татлы-баллы чәк-чәк өеме һәм күпереп пешкән икмәк белән каршыладылар. Ходай кодрәтле басуларыбызда, бәрәкәтле иген башакларыбыздан игелгән оннан пешерелгән күмәч кунакларыбызга хуш килде. Алга таба Башкортстаннан мөхтәрәм кунакларга - Башкортстанның халык артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе танылган җырчы, күренекле шагыйрь һәм композитор Зифа Нагаева, конгрессның урындагы вәкиллеген җитәкләүче, Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшинга тапшырылды. Алар безгә ихтирам-хөрмәт йөзеннән сары алтын - бал бүләк иттеләр. Юл чатында гына бик мул сыйлы табын оештырылган иде. Җыр-моң, дәртле биюләр бик күп булды. 

                                            Конгресс оештырылуының 30 еллыгына багышланган җыен 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда Русия Федерациясенең 76 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстаннан, һәм 35 ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 1500 делегат һәм кунак катнашуы көтелә. 

Реклама

                                            Съезд программасына кертелгән чараларны 100 артык журналист яктыртачагы билгеле. Хәерле сәгатьтә, газиз милләтәшләр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев