Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ: "Актаныш-информ"ның "Мин Актанышны яратам" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек(фоторепортаж)

26 апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм “Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгы кысаларында Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында “Мин Актанышны яратам!” шигырь бәйгесе игълан иткән идек.

                Бүген татар халкының иң олы бәйрәме-Габдулла Тукайның туган көне- районкүләм шигърият бәйрәмендә яшь каләм ияләрен- җиңүче укучыларны бүләкләдек. 

               Бәйгедә 50гә якын укучы, бигрәк тә Богады, Иске Кормаш һәм Пучы мәктәпләре актив катнашты.

 “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Гыймадиев әлеге мәктәпләрнең укытучыларына, аеруча татар теле һәм әдәбияты укытучыларына балаларны иҗатка тартуга керткән өлешләре өчен зур рәхмәт белдерде.


Менә алар безнең җиңүчеләр!


                                  8-10 яшьлекләр арасында:
1 урын- Алмазия Закирова,  Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 2 "А" сыйныфы укучысы;


2 урын- Алексей Борһанов, Богады мәктәбенең 2 сыйныфы укучысы;
3 урын- Нәзилә Фәтхетдинова,  Пучы Балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы.

                                         10-14 яшьлекләр арасында:  

 1 урын- Лилиана Сәлахова, Актаныш 1нче санлы урта мәктәбе;
2 урын- Руфил Нургалиев, Татар Ямалысы мәктәбе укучысы;
3 урын- Гөлинә Шәйхелова, Пучы балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы;


3 урын- Аяз Батыров,  Актанышның икенче урта мәктәбе укучысы.

                                  14-18 яшьлекләр арасында: 
1 урын- Миләүшә Мәрдәнова, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.

 

           Актаныш РТ.РУ сайтында катнашучыларны яклап тавыш бирү мөмкинлеге дә бар иде. Иң күп тавыш- лайк җыйган шигырь авторын да бүләкләдек, ул 10-14 яшьлекләр арасында 1 урынга лаек булган Актаныш 1нче санлы урта мәктәбе укучысы Лилиана Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев