Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Ветераннар активы- районыбызның алтын фонды

Быел Татарстан Республикасында Ветераннар берлеге оешуга 35 ел. Районыбызда да нәкъ шушы вакытта Ветераннар Советы барлыкка килә.

           Бүген районыбызның өлкәннәрен туплаган иҗтимагый оешма гомерләренең “Алтын” һәм “Көмеш” чорына аяк баскан 7911 кешене берләштерә.

Ветераннар Советы зур  иҗтимагый йогынтыга ия.

Үз фикерле өлкән буын актанышлыларга актив тормыш позициясе хас, алар   һәрвакыт җәмгыятькә файда китерергә, яшьләргә урнәк булырга омтылып яши. 


            Тарихка күз салсак


               1986 елның 13 ноябрендэ Актаныш районының партия  комитеты  районда  җәмәгать башлангычында, лаеклы ялда һәм хезмәттә булган  сугыш  һәм хезмәт ветераннары оешмасын төзу турында карар  кабул  итә. 1987 елның 13 февралендә оештыру конференциясе  уздырыла. Монда районның  барлык җитәкчеләре катнаша. Ул вакыттагы партия  комитетының беренче   секретаре  Наил Насыйбулла улы Әхмәтҗанов  сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш-көнкүреш  шартларын  кайгырту, аларга ярдәм итү өчен  район ветераннар  Советының бик тә кирәк булуын, шулай ук оешмаларда, авыл җирлекләрендә башлангыч оешмалар төзелергә тиешлеген ассызыклап әйтә.

                Конференциядә  башлангыч  партия оешмаларына, җирлекләрдә  1987 елның 1 декабренә кадәр Сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмаларын төзүне  йөкли.  Конференциядән   соң  ветераннар  Советының оештыру утырышы уздырыла.  Ветераннар Советының   президиумы,рәисе, рәис  урынбасары,  җаваплы сәркатибе  сайлана.  Бертавыштан   оешманың иң беренче рәисе  итеп  районыбызның  мөхтәрәм  кешесе,  Бөек Ватан сугышы  ветераны, Кызыл Йолдыз һәм Хезмәт Кызыл Байрагы  орденнары кавалеры, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының  атказанган укытучысы  Шакиров Әхсән  Шакир улы  сайлана. Рәис урынбасары- Гарипов Габдулла, җаваплы сәркатибе - Ханнанова Дәлия була. 


                 Ветераннар Советын  1990-1992 елларда  Нугаев Әүһәди Муллагали улы, 1992-1996 елларда Гаязов Әсләх Гаяз улы,  1996-2001 елларда Сәетгалиев Әбүгали Сәетгали улы,  2001-2008 елларда –Шәвәлиев Марс Фәтхел  улы, 2008-2014 елларда Сәетов  Мирсәлим  Мирсәет  улы , 2014 елдан  бүгенгә кадәр  Нурлыев  Нурулла  Гаян улы җитәкли.

 

                                 Ветераннар активы- районыбызның алтын фонды


“Ветераннар  активы – районыбызнын алтын  фонды ул”, -ди ветераннар Советының сәркатибе Зәлифә Әмирова:


-    Өлкәннәребезнең тәҗрибәсе, осталыгы, алар тудырган матди һәм рухи кыйммәтләрдән башка районыбыз зур уңышларга ирешә алмас иде. Ветераннарыбыз бүген дә үзләрен кирәкле итеп тоя: иҗтимагый эштә, волонтерлык  һәм  ихтыярыйлык  эшчәнлегендә, иҗади проектларда (иң күренеклесе «Балкыш» фестивале) актив  катнашуы күңелдә  канәгатьлек хисе тудыра.


                Шушы көннәрдә районыбыз ветераннары активы ветераннар берлеге төзелүнең 35 еллыгы уңаеннан очрашу оештырды. Әлеге матур кичәдә җәмәгать эшләрендә башлап йөргән, чараларда актив катнашкан өлкәннәребез хөрмәтләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев