Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘ:Алдынгылыкка омтылу мөһим!

Актаныш районының терлекчелек тармагының февраль аена нәтиҗә ясап, бу өлкәдәге югалту-табышлар барланды.

                                   Район хуҗалыкларының ел башыннан алып–февраль аендагы терлекчелек күрсәткечләре, авыллардагы шәхси секторлардагы терлекчелек мәсьәләләре каралды. 
                                   “Агыйдел” мәдәният учагында узган киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. 
                                   1 мартка алынган хисап нигезендә 34515 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда 1164 кимерәк тә күренә. Сыерлар 10287 баш, үзгәрешсез. Фермерлар ярдәме белән җирлегебездә 90 башка атлар, сарыклар саны артуы куанычлы. Ел башыннан 2413 баш бозау алынган(100%). Февральдә исә 1202 баш бозау туган, колыннар–5, бәрәннәр–490 баш(102%). 


                                   Гадәттәгечә, көн кадагында район хуҗалыкларында асралучы терлекләрнең мал-баш санын арттыру бурычы каралды. Сөтчелек позицияләрен үсешкә юнәлтү, терлекләрнең чиплаштыруын 18% алып 22% кадәр күбәйтү турында әйтелде. 
                                   Район буенча 8 КамАз сенаж һәм силус ташый, әлеге вакытта тагы 2 баз ачылган. 


                                   Февраль ае нәтиҗәләрен йомгаклап, алдынгылык символлары булган Ат сыннары "Башак" ҖЧҖенә һәм Әтәс авыл җирлегенә тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Яңалыклар Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Авыл тормышы Татарстан яңалыклары