Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШ ҖИР УЛЛАРЫН ХӨРМӘТЛИ: Бу елның беренче кыр батырларына тәүге премияләр тапшырылды (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Шунысы игътибарга лаек, бүгенге исемлектә шактый тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшь кенә егетләрнең дә исме-фамилияләре дә бар иде.

2018 елның икмәген югалтуларсыз җыеп алуны максат итеп куйган игенчеләребезнең көне төнгә ялганып, басу-кырларда дәвам итә. 

Беренче башакларны җыйнап алган көннән төгәл бер атна вакыт үтеп тә киткән. Эшсез яткан кешегә генә  бер тәүлек тә  ай кебек озын тоеладыр ул, мөгаен. Икмәк өчен җан аткан игенчеләребезгә, киресенчә,  24 сәгать вакыт җитми. Һава шартлары мөмкинлек биреп торганда, ничек тә өлгерергә кирәк! Тир түгеп иккән икмәкнең бөртеге генә дә исраф булып калырга тиеш түгел! – менә шушы шигарь бүген Актаныш игенчесен рухландыра да, яшәтә дә, эшләтә дә. 

Аннан килеп, район җитәкчелеге дә тырыш хезмәт куйган үз батырларына  хөрмәт билгеләрен күрсәтеп тора. Урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны кызыксындыру максатында район җитәкчелеге быел да матди яктан стимул бирүче чараларны башлап җибәрде - урып-җыю кампаниясенең беренче биш көнендә иң күп икмәк игүгә ирешкән комбайнчылар акчалата премияләр белән  зурланды. 

Премияләрне кыр корабларын иярләгән батырларга Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимеров, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз райкомы рәисе Рөстәм Шәйхетдиновлар тапшырды. 

Җиңүчеләрне билгеләгәндә комбайнның маркасы да, көче дә исәпкә алынды һәм ул шулай дәвам итәчәк. . Шул рәвешле җиңүчеләр дә 3 категориядә билгеләнде.   Урып-җыю чоры дәвамында, һәр атнаның җомга көнендә бүләкләр ук хуҗаларын табачак дип ышандыра район җитәкчелеге. Алга таба атналык күрсәткечләр белән беррәттән кампания башыннан сугылган икмәк күләме дә исәпләнәчәк. 

"Актаныш" агрофирмасының  Актаныш бүлекчәсе механизаторлары Эльбрус Мөхәммәтов  (625,8 т.), Ильмир Гайнанов(451,7 т.), Альберт Шәнгәрәевлар (449,1 т.)  - бу көнне А.И.Тимеров  кул кысып премия тапшырган беренче комбайнчылар иде. “Нью Холланд” , "Акрос -595" һәм “Дон -1500”  кыр корабларын иярләүче батырларның эш күрсәткечләре, үз категория комбайннар арасында, район буенча иң югарысы. 

Бу көнне комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсеннән Зәки Җәмилов (516,8 т.),  "Чишмә" агрофирмасыннан Мансур Хәмзин (354,2 т.), “Таң” хуҗалыгыннан Айдар Хуҗиннар  (460,5 т.) да алды. 

Шунысы игътибарга лаек, бүгенге исемлектә шактый тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшь кенә егетләрнең дә исме-фамилияләре  дә бар иде. 22 яшьлек Айдар Хуҗин – әнә шундыйлардан. Кайчандыр хезмәт юлын  комбайнчы ярдәмчесе булып башлаган егет менә ике ел инде урып-җыю кампаниясен кыр корабы штурвалы артында каршылый. Хезмәтенең хөрмәтләнүенә ул ихластан сөенүен яшермәде. “Алга таба тагын да үҗәтләнебрәк, тырышыбрак эшләячәкмен!”, - дип иген диңгезенә юл алды ул. Тырышып эшләгән кешенең шул рәвешле матди ягын яхшыртырга омтылуы табигый дә. Өйдә ятсаң, китереп бирмиләр бит – монысын һәркем яхшы белә.

Өстәвенә,  быел да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗлары өчен Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” дигән республика конкурсы игълан итте. Даны еракларга таралган Актаныш игенчеләре әлеге бәйгедә, һичшиксез, катнашырга тиеш. 

Иртә таңнан кара төнгә кадәр кырларда хезмәт куйган җир уллары өчен бүген  район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы да тәкъдим ителде. Көр күңел, күтәренке кәеф белән озатып калды алар район җитәкчелеге вәкилләрен. Кем белә, бәлки икенче атнага да премия салынган конвертлар янә шушы хуҗалыкларның уңганнарына насыйп булыр әле. Юллар таныш бит хәзер...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев