Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актаныштан Татарстан Президенты премиясенә беренче претендент бар

Татарстан Президенты премиясе өчен көрәшкә Актаныш районының комбайнчылары да кушылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче профессиясен күтәрү һәм популярлаштыру, урып-җыю техникасын югары эффектлы итеп эшләтү максатыннан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗларына быелның 24 июлендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” дигән республика конкурсы игълан итте.

Аның нигезендә уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Алар 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чаптыручыларга биреләчәк, алар 3 төркем чапкыч буенча билгеләнәчәк. Конкурс йомгаклары буенча, шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак.

Әлеге премияне алу  өчен көрәшкә  Актаныш районының комбайнчылары да кушыла. “Актаныш” агрофирмасы  комбайнчысы Эльбрус Мөхәммәтов  әлегә әйдәп баручылар исемлегендә. . Ул бүгенге көндә “Нью Холланд” комбайны бункерыннан 625 тонна икмәк бушатырга өлгергән  инде.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев