Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш хезмәтчәннәре Чаллыда ярминкәдә сату итте: Бәрәңге иң үтә торган товар, бәясе 30 сум

Бүген Чаллы шәһәренең өч мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә катнашты.

Безнең районнан хуҗалыклар, нигездә ит, бөртекле культуралар белән сату итте. Фермерлар һәм үзмәшгульләр сөт, 
 бәрәңге, кишер, суган һәм бал алып барган иде. Шәһәр халкы бәрәңге сатучылар янына чиратка басты, көндезге унбергә бу яшелчә сатылып та бетте. Килограммы 30 сумга ук күтәрелсә дә икенче икмәк уңышы начар булганга бәрәңгегә ихтыяҗ зур.

Ә менә бал сатучыларга авырга туры килде, сораштырып китүчеләр булса да сәүдә акрын барды.

Шулай ук "Актаныш-икмәк" ипи комбинаты ипи, кондитер ризыкларын тәкъдим итте.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев