18 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Актаныш хезмәтчәннәре Чаллыда ярминкәдә сату итте: Бәрәңге иң үтә торган товар, бәясе 30 сум
Бүген Чаллы шәһәренең өч мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә катнашты.
-
Йолдызлык билгесенә карап ябыгу: Балыклар – хыялда, Сөмбелә – фән буенча
Кемнең ничек ябыгуы аның нинди йолдызлыкта тууы белән бәйле икән.
-
Татарстанда 18 сентябрьдә COVID-19 авыруының 56 яңа очрагы теркәлде, бер авыру Актанышныкы
18 сентябрьдә Татарстанда коронавирусның 56 яңа очрагы теркәлде. Берсе читтән кайтучыда табылды, 55е авыру кешедән йоктырган. 25 авыру хастаханәдә, 31е өйдә дәвалана.
-
Бүген Чаллы янындагы Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган
Корбаннар, зыян күрүчеләр юк.
-
Балаларны сайлауның ничек үтүен белеп үссеннәр өчен алып киләбез
Күпбалалы Гөлназ һәм Руслан Җәләловлар һәр сайлауга гаилә белән килеп тавыш бирәләр. Илдә, тормышта барган вакыйгалардан хәбәрдар булсыннар, белеп үссеннәр өчен шулай эшлибез ди Гөлназ.
-
Киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак
Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак, дип фаразлый.
-
САЙЛАУГА-ТУЙ КӨНЕНДӘ: Тимур һәм Чулпан Галимәрдәновлар ЗАГСтан соң үз тавышларын бирде
Бүген, 18 сентябрь, Дәүләт Думасына сайлаулар көне Тимур һәм Чулпан Галимәрдәновлар өчен аеруча истәлекле. Бердән никахларын законлы рәсмиләштерсәләр, икенчедән алдан сайлауларда катнаштылар.
-
57 бистәдә яшәүчеләрнең 42 проценты сайлауның беренче көнендә үк сайлаган
17 сентябрьдә 506 кешенең 100е өй шартларында сайлаган. Нигездә, өйдә сайлаучылар- өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, авырулар һәм авыруны караучылар.