Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районында бөртеклеләрне чәчү 15 майга төгәлләнәчәк

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев журналистлар өчен оештырылган брифингта язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды.

               Районыбызның басу-кырлары бүген машина-трактор гөрелтесенә күмелде . Актаныш районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә старт 18 апрельдә бирелгән иде. “Актаныш” агрофирмасы һәм “Чишмә” хуҗалыгы хезмәтчәннәре уҗым культуралары басуларында дым каплатты. 20 апрельдә “Ташкын”, “Актаныш”, “Чишмә” хуҗалыгында өстәп чәчүләр оештырылды.
                      Елдагыча, төп чәчү эшләренә “Актаныш” агрофирмасы механизаторлары беренчеләрдән тотынды. Районның алдынгы механизаторы Ришат Рамазанов агрофирманың Сөн буендагы Тыңламас басуында арпа культурасын җир куенына иңдереп, изге эшкә нигез салды. Башка елларда агрофирманың Киров, Олыимән бүлекчәләрендә дә Ришат Рамазанов җиңел аяктан беренчеләрдән язгы чәчүне башлап җибәрә иде.  

 

-    Язгы чәчү тиз тәмамланыр дип уйлыйбыз. Бөртеклеләрнең инде 64 проценты чәчелде. Бодай культурасы 16335 гектар мәйданның 12572 гектарында, арпаның 14140 гектардан 80 % ы чәчелде, солы 1121 гектарда, борчак 3546 гектарда җир куенына иңдерелде. 15 майга бөртеклеләрнең барысы да   -дип, быелгы чәчүнең кыска вакытта башкарылуын билгеләп үтте Нәфис Әзһәм улы.  


                    Башка еллардан аермалы буларак, районда кукуруза культурасын игүгә игътибар арткан. Силос өчен 7033 гектар, бөртеккә атап 2787 гектар мәйданда кукуруза үстереләчәк. Карабодай 996,  вика 42, техник культуралар 7510 гектар мәйданны били. Соңрак чәчеләчәк горчицага 1460 гектарда, май җитене культурасына  1178 гектар җир мәйданнары билгеләп куелган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев