11 май 2022 яңалыклары
-
«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара
«СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.
-
"Актаныш таңнары"на 1 апрельдән 25 майга кадәр язылучылар чебиле булачак!
"Актаныш таңнары" газетасы 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучы абунәчеләренә тавык чебиләре бүләк итәчәк.
-
Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара
13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.
-
РАДИОНЫҢ КИЧКЕ ЭФИРЫНДА:"Иминлек сагында" Форпост хакында!
Актаныш районындагы Форпост җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова яшьләр белән агымдагы елга билгеләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар, яшь буынның иминлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән профилактик әңгәмәләр турында безнең кичке эфирда сөйлиячәк.
-
Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначак
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенең нигезенә беренче таш 20 майда салыначагын әйтте.
-
Яңа Әлем үзәген чыршы агачлары бизәячәк
Авылларны яшелләндерү, агачлар утыртып матурлау районыбызда матур традициягә әверелеп бара. Яңа Әлемдә дә авылның үзәген яшелләндерү җитәкчеләр тарафыннан максат итеп куелган иде.
-
Язгы кыр эшләрен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара
Районыбызда язгы кыр эшләре компаниясен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 майга аның эш күрсәткече иң югарысы.
-
РАДИОБЫЗДА:Үсентеләрне ачык грунтка күчерү буенча киңәшләр
Яңгыр тәмамлану белән бакчачылык сезонында өр-яңа эшләр башланырга тора. Үсентеләрне ачык грунтка күчерәбез. "Болгар" радиосындагы "Актаныш - FM"ның көндезге тапшыруында, гадәттәгечә "Бакчачы почмагы" сәхифәсенең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадина үзенең файдалы, актуаль киңәшләрен бирә.
-
Актаныш районында бөртеклеләрне чәчү 15 майга төгәлләнәчәк
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев журналистлар өчен оештырылган брифингта язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды.
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр?
Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп. Кичә үзебезнең "Актаныш-информ" мөхәрриятебездәге хәтсез генә хезмәттәшләребезнең яллары ындырларда, бакчаларда үткән. Көзен мул уңышлар җыярга насыйп булсын!
-
Нәркизегез, лаләләрегез чәчәк аттымы әле, иптәшләр?
Суганчалы чәчәкләр язын иң беренчеләрдән булып куандыра.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ:11 май
11 майда Болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Иртән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +9..+14˚ градус.
-
Эшмәкәр, автоспорт остасы Рәдис Хашимов Рязаньда узган Россиякүләм бәйгедә призлы урынга лаек булды
"КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры Рәдис Хашимов уңышлы эшмәкәрлек һәм автоузышлар оештыруы белән дә билгеле шәхес. Үзе дә автоузышларда еш катнаша һәм абруйлы ярышларда җиңүләр яулый. Әле генә сөенечле хәбәр алдык. Якташыбыз Рязаньда Россия чемпионатында II урын алуга иреште.
-
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 11 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Хәерле яңгырлы иртәләр белән, дуслар! Көнегез ямьле, кәефегез кутәренке, йөрәгегез мәхәббәтле, күңел күгегез аяз, җаныгыз тыныч, эшегез унышлы булсын!