Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш ярминкәсендә иң очсыз сыер ите- 340, иң кыйммәте- 380 сум

Көзге эшләр тәмамлангач, көннәр суыткач, авыл халкы сугым эшенә ныклап керешә. Бүгенге ярминкәдә дә иң күп тәкъдим ителгәне- сыер ите иде.

             Район хуҗалыклары, фермерлар, шәхси мал тотучылар яңа гына суелган мал итеннең төрле өлешләре белән сату итте. Үзеңә ошаганын бүлеп, матур итеп төреп тә бирәләр.
           Ит бәяләре 340-380 сум арасында тирбәлә. Чалманараттан Ибраһимовлар бер килограмм итне 380 сумга тәкъдим итә. Чуракайдан Шәеховлар, Нәбиевләр, Иске Богадыдан Салиховлар , “Тамыр” хуҗалыгы чатырында итнең бәясе 20 сумга очсызрак:  360 сум тора. "Чишмә" хуҗалыгы 350 сум хак куйган. Иң арзан бәя “Актаныш” агрофирмасында 340 сум. 

Ярминкәдә күркә түшкәләрен сайлау мөмкинлеге зур иде. Пучыдан Фәнил һәм Зөбәрҗәт Нурлыгаяновлар күркә итенең килограммын 400 сум белән бәяли, бер күркә 3500-4000 сум тирәсенә баса икән. Әле Нурлыгаяновларның сатуга озатасы кош түшкәләре шактый. 
 

-    Быел 150 күркә тәрбияләп үстердек. Яртысын урнаштырдык инде. Тагын 70ләбен сатасыбыз бар, ди кош ите белән сату итүче гаилә. 
 

Ярминкәдән бәйрәм өстәленә балыкның да төрлесен алып кайтырга мөмкинлек бар иде. "Нептун" җәмгыяте корбан балыгының килограммын 120, сазанны 220, җәенне 250, чуртанны 150, шамбыны 220 сумнан тәкъдим итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев