Бу фотода – чын тарих!
Мәдәни Актаныш

Бу фотода – чын тарих!

Кайбер фотосурәтләрдә еллар, кешеләр һәм тулы бер чор тарихы саклана. Бүген сезнең игътибарга шундый кадерле тарихи кадр тәкъдим итәбез.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригадалар – авыл хезмәтчәннәрен рухландырып, хезмәткә дәрт өстәп торган көчле рухи корал. Алар хуҗалык уңганнары янына барып, концертлар, чыгышлар белән хезмәт кешеләренең күңеленә яктылык һәм күтәренке кәеф алып килә.

Әлеге фотода – Актаныш районының танылган шәхесләре Робсон Мусин һәм Инсаф Хәбибуллин. Алар агитбригада составында кыр хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясый. Кадр1990 еллар башында төшерелгән.

Бу фотода – чын тарих!Кыйммәтле фотосурәтне безгә Робсон аганың улы, Актаныш җиренең чын патриоты Рөстәм Мусин юллады. Үткәннәрне барлап, гаилә архивында сакланган шундый кадерле истәлекләр белән уртаклашу – туган як тарихын саклауның матур бер үрнәге.

Мондый фотолар аша без үткән чорга кайтабыз, хезмәт кешеләре белән яңадан очрашабыз, аларның фидакарь хезмәтен искә төшерәбез.

Рөстәм Мусинга тарихыбызның бер өлешен безнең белән уртаклашканы өчен зур рәхмәт!

Фотодагы шәхесләрнең хезмәте, фидакарьлеге һәм туган җиргә булган тугрылыгы бүгенге буын өчен дә үрнәк булып кала.


Нет комментариев