Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш язгы кыр эшләренә әзер!

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә чираттагы брифинг узды. Аны идарә башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев алып барды, “Актаныш-информ” журналистлары язгы кыр-басу эшләренә кагылышлы сорауларын бирде.

21 март көн–көн һәм төн тигезләшкән чак. 
Кыр һәм амбар алды техникалары хәле, орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителү мәсьәләләре, техосмотрга, цифравизация хакында сүз барды.


Нәфис Әзһәм улы:


Сузылып булса да язның килгәне, көннәр җылынганы сизелә. Кар катламнары калынлыгы басуларда 20 сантиметрлар тирәсенә төште. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралу үтте, чираттагысын үзебезнең комиссия бәяличәк. Әзерлеккә җитди караш таләп ителә! Безнең районда 17 хуҗалыкның төп юнәлешләре–игенчелек. 
“Нигез”–аларның башында тора. Ул язгы кыр эшләренә тулысынча әзер, узган ел өр-яңа техника комплексы кайтты. Оператив мәгълүматларгә караганда, хуҗалыкның гектарына 60 кг якын тәэсир итү көчендә ашламасы бар. “Башак” та–алдынгылар сафында. Монда 5 гектар сөрем җире. Әлеге җәмгыятьне без орлык җитештерү хуҗалыгы буларак беләбез. “Нур”да быел чәчү коммплексы һәм 1 трактор алу каралган. Узган ел культиватор һәм 1 трактор алган иделәр. “Чишмә” дә–үрнәк авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләренең берсе. Бу атнаны, 24 мартта–биредә семинар оештыру планлаштырыла. “Тамыр”лар игенчелек позицияләрен бирми. Нәтиҗәләре барыбер дә яхшы гына! Теләкәй һәм Такталачык бригадаларын берләштергән “Таң” хуҗалыгы шактый гына техникаларын яңартты. “Наратлы”–март башыннан ук әзерләнде. Нур Баян исемендәге хуҗалык бер чәчү комплексы белән генә барганлыктан, техника ватыла калса–чәчүләре туктау ихтималы бар. Бу проблема да хәл ителәчәк. “Ташкын”–2 чәчү комплексы белән басуларны гизәчәк. “Саф”та яз эшләренә әзерлек актив кына, дип бәяләнде. Җир эшкәртү, чәчүне 2 сменага көйләү мәсьәләсен хәл итәсе бар. “Алга” хуҗалыгы эшчәнлеген матур гына дәвам итә. “Актаныш”, “Әнәк”, Чишмә” агрофирмалары уңышлы гына язгы сабан эшләрен башкарыр, дип көтелә.
Гомумән, техникалар яңартылды, үткән елда 560 миллионлык техника кайтты район хуҗалыкларына. Ремонтлау, техниканы карау, кабул итү эшләренең  иртә яздан башлануы һәм тәмамлануы күпкә хәерле.

“Чәчер” җәмгыяте хәтта ки иртәгәдән үк чәчүгә керешә ала икәне билгеләнде. Брифингта шулай ук  ашлама туплауга игътибар арттыру кирәклеге дә ассызыкланды. Субсидия, дәүләт программаларында катнашу мөмкинлеге бар, диелде.
Агымдагы чәчү кампаниясендә бодай-16335, арпа–14140, солы–1601, бөртекле кукуруз–2287, силус–7033, тары–560, кара бодай–996, борчак–3608, вика–406 һәм башка төр культуралар 7514 гектар мәйданында тулаем булачак.

Актаныш районы язгы чәчүне югалтуларсыз, нәтиҗәле итеп, кыска срокларда башкарып чыгуны максат итеп куя. Табигать шартлары механизаторларыбызның хезмәтенә аяк чалмас, дигән ышаныч бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Брифинг Авыл хуҗалыгы сулышы Авыл тормышы Хуҗалык