Актаныш

АКТАНЫШТА ЧИРАТТАГЫ БРИФИНГ: Авыл халкы дәүләт программаларыннан нәтиҗәле файдаланамы?

Актанышта һәр атнаның сишәмбесендә үтүче брифингны халык бик җанлы кабул итте. Райондашларыбыз үзләрен борчыган сорауларпны да шактый актив юллый.

Киләчәктә  брифингларның темасы шулар нигезендә билгеләнәчәк. 


Бүген Татарстан хөкүмәте авыл җирлекләрендәге кече эшмәкәрлек формаларын үстерүгә үзеннән саллы ярдәм кертә.  Бу нисбәттән җир кешесе өчен бик күп программалар гамәлдә. 


Авыл җирендә яшим дип яшәгән сәламәт кеше  терлек асрап, гаиләсенең матди хәлен ярыйсы ук яхшыртырга сәләтле. Өстәвенә, республика, район тәкъдим иткән ярдәмне дә отышлы файдаланган очракта, хәзер авыл кешесе терлекчелек, сөтчелек тармакларында иркен кәсепчелек итү мөмкинлегенә дә ия. 


Сүз дә юк, авыл сәясәтен дөрес итеп аңлаган кеше өендә кул кушырып утырмый. Тик кайберәүләр бу юнәлештә тәүге адымны кайдан башларга белмәү нәтиҗәсендә керем чыганагы булган ресурсны тиешенчә файдалана алмый. 


Быелдан районның хакимият бинасында оештырыла башлаган брифингның чираттагысы нәкъ менә шушы өлкәдә булган мәсьәлә -сорауларга  багышланган иде. “Шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәменнән файдалану” дигән исем астында узган пресс-конференцияне район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова җитәкләде. 


Соңгы елларда республикабызда кече һәм урта бизнесның бер юнәлеше булган гаилә фермалары барлыкка килде. Тырыш, һөнәрле актанышлылар да, билгеле, бу яңалыктан читтә калмады. Хәзерге көндә Актаныш районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча киңкырлы эш алып барыла. Күп фермерлар дәүләт ярдәме акчасын алып, аның рәхәтенә тиенә. Бүген дә  дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ташламалы программалар гамәлдә – әмма халык алардан файдаланырга әллә ни ашыкмый. Юкса, алар үзләренең үтәкүренмәлекләре белән үк авыл кешесен җәлеп итәргә тиеш кебек тоелса да. 


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Д.З. Мөхәмәтдинов брифингта әлеге программаларның һәрберсенә аерым тукталып, аларга тирән анализ ясап, отышлы якларын санады. 


 2016 елдан Татарстанда сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү, нәселле башмак тана һәм буаз сыер сатып алу, каз бәбкәсе, чеби, өч яшьтән зуррак бия, мөгезле эре терлек сатып алу, сыерларга профилактик ветеринария чаралары өчен тотылган акчадан субсидияләрне  кайтарып алырга мөмкин. Гади генә әйткәндә, терлекчелек белән максатчан шөгыльләнгән шәхси ярдәмче хуҗалыклар моның өчен бүген дәүләттән ярдәмгә өметләнә ала. Иң мөһиме хуҗалык җирлекнең хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш. Бу шарт үтәлсә,  кеше үзе, авыл җирлеге һәм министрлык арасында өч яклы килешү төзелә. 


Дилүс Зөлфәт улы субсидия алу өчен эшне нидән башларга, кая барырга кирәклеге хакында да аңлатма бирде.  Мәсәлән, бер абзый юридик статусы булган оешмадан 5 баш тана сатып алды, ди. Шуннан соң ул үзенең реквизитларын күрсәтеп, авыл җирлегенә гариза яза. Шул ук вакытта җирлеккә тана сатып алганы турында белешмә һәм түләү кәгазьләренең күчермәсен китерә. Өч яклы килешү төзелә. Авыл җирлеге башлыгы документларны районның авыл хуҗалыгы идарәсенә илтә, аннан исә алар министрлыкка китә. Министрлык документларны тикшерә дә, авыл хуҗалыгы идарәсе счетына субсидия күчерә. Идарә аны 5 көн эчендә тана сатып алучының счетына җибәрергә тиеш.


Идарә белгече һәр программага аерым тукталды.

Әйтик, мини-фермалар төзү. Әлеге программа буенча субсидия алырга теләүче иң беренче чиратта авыл җирлегенә гариза яза. Әйтик: "Өч сыерым бар, шуларны 8гә җиткерәсем килә. Биш сыер алып, биш ел дәвамында тотарга җаваплылык алам. Сарай төзим", - ди. Аның яртысы төзелгәч,  кирәкле документлар барланып, аларның хәрәкәте башлана. Республика  сарай төзегән чыгымның яртысыннан да күбрәк булмаган сумманы кире кайтара. Узган елларда биш сыерын сигез башка җиткерүчеләргә бу сумма  200 меңне тәшкил итсә, хәзер  ул 400 меңгә тәңгәл.  Ә ике сыерын бишкә җиткерергә теләүчеләргә 120 мең сум урынына 200 мең сум субсидия каралган.

Халык аңласын иде: субсидия мал торагы төзү яки яңарту өчен бирелми, төп шарт - мал-туарның баш санын арттыру. Субсидия алганнан соң 6 ай эчендә ул мини-ферманы төзеп бетерергә һәм маллар тота башларга тиеш. 


Тана сатып алуга тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелә торган субсидияләргә килгәндә,  дәүләт бер баш  яки буаз сыер өчен 15 мең сум субсидия бирә. Субсидиянең күләме сатып алынганда тотылган чыгымның 50 %ыннан артмаска тиеш. Субсидия алганнан соң хуҗага сыерлар санын биш ел буе киметмәү бурычы куела. иң элек,  документлар кем исеменнән җыела – шул кеше исеменә теркәлгән җирнең булуы шарт. Ә мал хуҗалыктан алынырга тиеш. Бу очракта хуҗалык белән килешү төзелә, акча  банк аша күчерелә. Кайберәүләр күрше сата, шуннан алам ди.  Шәхси сектордан алынган тана өчен субсидия бирелми. 


Әлеге программагага теләктәшлек йөзеннән, Актаныш районы  хакимияте дә нәкъ шул суммада субсидия белән ярдәм күрсәтеп килде. Быелдан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы  исә 30 мең сум күләмендә субсидия тәкъдим итәчәк.  2018 елда Актаныш районының 12 җирлеге әлеге программадан файдаланган, нәтиҗәдә тана алучыларга җәмгысе 480 мең сум субсидия кайткан. 

 Авыл халкын кызыксындырган тагын бер программа -  кош-корт, каз-үрдәккә бирелгән субсидия. 1 гыйнвардан 1 июньгә кадәр каз-үрдәк, күркә, бройлер алган өчен дә субсидия кайта. Әйтик, бер баш күркә яки каз өчен - 100, үрдәккә - 80, бройлер чебешенә 30 сум субсидия каралган. Аның яше бер айдан артмаска тиеш. Документлары булмаса, ул субсидиядән төшеп кала.

Финанс документлары һәм сатып-алу килешүе нигезендә, бройлер чебеш һәм үрдәк хуҗалыкта - 2 ай, каз һәм күркә 4 ай яшәргә тиеш. Субсидия бер хуҗалыкка 50дән алып 100 баш кош-корт алган өчен бирелә. 


Актаныш районында да, билгеле, бу төр программадан файдаланучылар бар. Узган ел 10 авыл җирлеге кергән аңа. Документлар тәртиптә булса, программа шактый отышлы. Әмма авыл халкы, мисал өчен,  бройлер чебие өчен генә бу кадәр документ җыярга риза түгел. Ә каз, үрдәк, күркә буенча бу реаль мөмкинлек. 


Шулай ук республикада өч яшьтән өлкәнрәк биягә 3 мең сум субсидия дә гамәлдә. Шартлары нидән гыйбарәт соң? Ат 1 гыйнварга кадәр хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән, печән, салам, арпа, солы, кукуруз кебек азык-төлек алу буенча документлар бар икән, хуҗа, субсидия сорап, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала. Тик ел ахырына кадәр  шәхси ярдәмче хуҗалык атны асрарга тиеш – ул үз өстенә шундый йөкләмә ала. 


Соңгы елларда Актаныш районында атларның саны артуга таба барса да, бездә әлеге программага керүчеләр юк дәрәҗәсендә. 2016 һәм 2018 елда аннан берешәр райондашыбыз гына файдаланган.  

Ә менә сыерларга үткәрелә торган профилактик ветеринария чараларына  тотылган акчаны кире кайтару турында авыл халкы рәтләп белеп тә бетерми. Бәлки шул сәбәпледер, программа шактый аксый.  Ветеринария хезмәтләре - ике этапта яз һәм көз башкарыла торган чаралар. Ул түләүле. Бер баш сыерга 500 сумны тәшкил итә. Шуның 300 сумын министрлык кире кайтарып бирә ала. Субсидия көзен генә бирелә. Чыгымны кире кайтару өчен шулай ук документлар булырга тиеш. Беренче чиратта, сыерны  хуҗалык кенәгәсендә теркәү шарт. Исәптә тормаган сыерга субсидия бирелми. Гариза, ветеринарлар биргән чекларда хуҗалык кем исемендә, шуның исемен күрсәтү зарур. 


Быелдан  шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алганда да билгеле бер субсидиялгә дәгъва кыла алачак,  шулай ук үз участокларында теплица төзүчеләргә дә дәүләт ярдәм кулы сузачак. Бу хакта без, һичшиксез, аңлатып язарбыз.   


Югарыдан аңлашылганча, бүген Татарстанда шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне арттыруга, авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән мөһим чаралар күрелә. Болар аерым кешеләр мәнфәгатен күздә тотып кына түгел, гомумән, авылны саклап калу ниятеннән кылынган гамәлләр. Бу, үз чиратында, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга зур этәргеч бирә, чөнки абзар тутырып мал асраган кеше бервакытта да ким-хур яшәмәгән. Киләчәктә дә авыл кешесе шушы сәясәтне аңлап кабул итеп, аның файдасын күрсен иде. 


Сүз уңаеннан, 21 гыйнвардан авыл җирлекләрендә старт алачак хисап җыелышларында әлеге программалар хакында да бәян ителәчәк. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез! 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: