Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов: Сөенәбез дә, борчылабыз да, язның ничек киләсен белеп булмый

Кояш югарырак күтәрелгән саен игенченең күңелен дулкынлану хисләре биләп ала. «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдиновныкы да шулай ул. «Сөенәбез дә, борчылабыз да. Чөнки язның ничек киләсен белеп булмый. Барысы да Аллаһ кулында. Аның кулына тапшырып, тиздән 5 бүлекчәне берләштергән агрофирмада язгы кыр эшләрен башлап җибәрәбез», ди Фаил Фәнис улы.

Бүген Актаныш районы аграрийларының җитәкчеләре, баш белгечләре, механизаторлары катнашындагы зур һәм эчтәлекле язгы кыр эшләренә багышланган семинар «Әнәк»  агрофирмасында узды. Берочтан агрофирманың эшчәнлеге белән кызыксынып, аның яшь директоры Фаил Газетдиновка мөрәҗәгать иттек. 

Фаил Фәнис улы язгы кыр эшләренә агрофирманың 90 процентка әзер булуын әйтте:

- Язгы кыр эшләренә чыгачак техникаларның барысы да каралган. Берничә запас часть кына кайтасы калды. Ашламалар план буенча тупланды, 30 мең гектарга җитәрлек җир сыебыз бар,  барысына да акчалар түләнгән, килешүләр төзелгән. Тик ашламаны басулардагы туфракның химик анализын карап кертергә уйлыйбыз. Моның буенча зур тикшерү эшләре башкарыла.

Симәнә орлыклары җитәрлек, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен тиздән агулау башлана. 

Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан механизаторлар белән киңәшмәдә очрашачакбыз. Анда кыр батырларына язгы эш планнарын җиткерәбез, инструктаж үткәрелә, хезмәткә түләү шартлары аңлатылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев