22 март 2025 яңалыклары
-
Вступай в Армию Победы!
Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату до 2 500 000 рублей.
-
Актанышның яшь гармунчысын котлыйбыз!
Яр Чаллыда баян, аккордеон һәм гармунда уйнаучылар өчен күренекле музыкант һәм композитор Максат Гомәров исемендәге бәйге узды. Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучысы Лимар Шакиров әлеге конкурста 3 нче дәрәҗә лауреат булды. Укытучысы- Флүн Камалов.
-
Кадер кичәсе кайчан булыр?
Кадер кичәсе Коръәни Кәримнең пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының сәламе булсын) иңдерелә башлаган кичәседер. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйткән: «Рамазан аенда бер кичә бар — ул Кадер кичәсе, бу кичә мең кичәдән дә өстен. Кем дә кем ошбу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төннең уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, дога кылып Аллаһыдан сораса, ул кешенең догалары кабул ителер. Чөнки бу төнне рәхмәт фәрештәләре таң күренә башлауга кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торачаклар», – дигән.
-
Студентларга язын мотоциклда куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен аңлатылды
Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре технология техникумы студентлары белән профилактик очрашу үткәрделәр. Мотосезон алдыннан оештырылган чара мотоцикллар белән идарә иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм яшьләрнең актуаль сорауларына җавапларга багышланган иде.
-
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча быел 5 меңнән артык кеше яңадан укытылачак
2025 елда Татарстанда гражданнарның аерым категориясен яңадан укыту буенча чараларны тормышка ашыру дәвам итә. «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында татарстанлылар яңа һөнәрләр үзләштерә ала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
-
«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов: Сөенәбез дә, борчылабыз да, язның ничек киләсен белеп булмый
Кояш югарырак күтәрелгән саен игенченең күңелен дулкынлану хисләре биләп ала. «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдиновныкы да шулай ул. «Сөенәбез дә, борчылабыз да. Чөнки язның ничек киләсен белеп булмый. Барысы да Аллаһ кулында. Аның кулына тапшырып, тиздән 5 бүлекчәне берләштергән агрофирмада язгы кыр эшләрен башлап җибәрәбез», ди Фаил Фәнис улы.