Бүген 4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көнендә Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
Район янгын сагы хезмәте каршында елдагыча салам, печән һәм бакча ашларга тирес сату оештырылды.
Иң очсызы салам - терлек азыгының бер кибе 700 сум, печән кибе 1500 сумнан сатыла.
Бер йөк арбасы тирес 2000 сум тора.
Ярминкәне әлеге товарлар белән "Актаныш" һәм "Әнәк" агрофирмалары тәэмин итте.
Нет комментариев