Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

БЕРГӘЛӘП КАРШЫ АЛЫЙК: Актанышка бу елның тәүге икмәге кайта

30 июль көнне Актаныш районы кырлардан төшкән беренче икмәкне каршы алачак.

Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау дип атаганнар. Ел буе икмәк чәчеп, җыеп алуда фидакарь хезмәтен куйган авыл халкы аны аеруча көтеп ала. Гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган Актаныш игенчеләре өчен исә ул гаять әһәмиятле. Шунлыктан әлеге чара быел да Актанышта зурлап оештырыла. 

Чараның башлану урыны – Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йорты яны. Хөрмәтле райондашлар, сез дә Актанышның бу елгы тәүге икәмген каршы алырга килегез! 

Быел да район, республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнар дигән теләктә калабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев