Актаныш үләннәреннән — яугирләргә ярдәм
Игелекле Актаныш

Актаныш үләннәреннән — яугирләргә ярдәм

Кәзкәй китапханәчесе, танылган үләнче Гөлназ Әхмәдишина «Бүләк» ял лагеренда балалар белән очрашты.

Ул кызларга һәм егетләргә үләннәрне танырга өйрәтте, аларның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Шулай ук Гөлназ апа махсус хәрби операциядәге солдатларга Актаныш урман-яланнарында үсә торган үләннәрдән чәй ясау буенча мастер-класс күрсәтте.

Актаныш үләннәреннән — яугирләргә ярдәм

Ул төбәкнең хуш исле үләннәрен ничек дөрес җыярга, киптерергә һәм кайнар суда парын чыгарырга икәнен аңлатты. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләре дә тәбигатьнең серләрен белергә теләк белдерделәр.


Нет комментариев