Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Безнекеләр ярминкәдә: Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Чаллы халкын сөендерә

Көзге уңышларны җыеп алгач, республикабыз шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

 Районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эшмәкәрләр һәр шимбәдә үз товарларын Чаллы халкына тәкъдим итә.

Бүген, 14 октябрьдә Чаллы ипподромы янындагы ярминкәдә дә бай уңыш белән катнаша алар.


Нур Баян исемендәге хуҗалык уңганннары белән бергә Күҗәкә, Татар Суыксуы, Киров җирлекләреннән Марсель Дәүләтов, Дамир Дәүләтов, Марат Мокыймов, Раил Сираев, Айгиз Бикмөхәммәтов, Шәрәфетдинов, Корбангали Билаловлар ит, сөт, балык һәм балык кебек шәһәр халкына иң кирәкле азык-төлек алып бардылар.

Экологик чиста тирәлектә үстерелгән, җитештерелгән товарларга сорау да, ихтыяҗ да зурдан. Райондашларыбызга әлеге саваплы эшләрендә уңышлар, бәрәкәтле сәүдәләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев