Бүген, махсус хәрби операция барган чорда, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аларда Ватанга мәхәббәт, ил язмышына җаваплылык хисе формалаштыру аеруча зур әһәмияткә ия. Актаныш кадет-интернат мәктәбендә узган ант кабул итү тантанасында район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Радислав Авзалов мәктәп коллективына, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә яшьләрне тәрбияләүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Кадет мәктәбе 20 еллык юбилеена әзерләнә
Ул үз чыгышында кадет мәктәбенең тарихына тукталды, укучыларга һәм педагогларга җылы теләкләрен җиткерде.
— Хөрмәтле кадетлар, кадерле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Бүгенге көн миндә икеләтә хисләр уята. Бер яктан, бу — сезнең өчен шатлыклы, истәлекле бәйрәм. Икенче яктан, без яшәгән чорның җитди сынаулары, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның язмышы турында уйланмый мөмкин түгел, — диде Радислав Авзалов.
Киләсе елда Актаныш кадет-интернат мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы еллар эчендә мәктәп күпсанлы яшьләргә белем һәм тәрбия биргән, аларга киләчәккә юл ачкан. Бүген элекке кадетлар арасында хәрби бурычларын үтәүчеләр дә, офицер дәрәҗәсенә ирешеп, Ватанга хезмәт итүче яшь белгечләр дә бар.
20дән артык элекке кадет махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә
Радислав Авзалов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта мәктәпнең 20дән артык элекке кадеты махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Аларның язмышы — яшь буын өчен батырлык, җаваплылык һәм Ватанга тугрылык үрнәге.
Шул ук вакытта, кызганычка каршы, югалтулар да бар. Чыгышында ул мәктәпнең элекке кадеты Данил Владимирович Никитинны искә алды. Ул контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә, хәрби хезмәт вакытында һәлак була. Аның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Актаныш районы комиссариаты җитәкчелеге карары белән аны истәлек медале белән бүләкләү карары чыгарыла. Радислав Авзалов медальне кадет мәктәбе музеена тапшырды.
— Безнең өчен һәр кадетның язмышы мөһим. Мәктәптә алган тәрбия, үзләштергән күнекмәләр һәм формалашкан рухи кыйммәтләр алдагы тормышыгызда да сезгә ярдәм итәчәк. Әлбәттә, барыгызның да хәрби хезмәт юлын сайлавы мәҗбүри түгел. Әмма биредә алган тәртип, җаваплылык, бердәмлек һәм үз-үзеңне камилләштерү күнекмәләре кайсы һөнәрне сайласагыз да кирәк булачак. Ә кораллы көчләр сафына басучылар өчен бу әзерлекнең әһәмияте аеруча зур, — дип ассызыклады район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы.
Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт
Радислав Авзалов укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең тырыш хезмәтенә аерым тукталды. Ул яшьләрнең сәләтен ачу, аларга белем бирү, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүләре өчен педагогларны рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Кадетларның ант кабул итүе — тантаналы сүзләр әйтү генә түгел, ә сайлаган кыйммәтләргә тугрылык саклау, үз бурычыңны аңлау һәм киләчәк өчен җаваплылык тою. Бу юнәлештә Актаныш кадет-интернат мәктәбе коллективының хезмәте яшь буынны тәрбияләүдә аерым урын алып тора.
Нет комментариев