Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бу хакта белә идегезме?

Бал кортлары көзге өстеннән оча алмый

                                                  Франциянең Экс-Марсель университеты тикшеренүчеләре, бал кортлары очышын тикшереп, бик кызыклы ачыш ясаган. Бак дисәң, бу бөҗәкләр көзге өстеннән очканда контрольне югалта икән.

                                                  Әлеге фактны фәнни раслау өчен энтомологлар көзгеләрдән эшләнгән туннель ярдәмендә тәҗрибәләр үткәргән. Көзгеләр каплаулы булганда, бал кортлары туннельне бернинди каршылыксыз очып чыккан. Ә туннель идәнендәге көзгеләрне ачкач, аварияләр башланган. Башта бал кортлары яхшы гына очыш алган, ләкин бераздан биеклекне югалта башлаганнар һәм ахыр чиктә идәнгә килеп бәрелгәннәр.

                                                  Әлеге хәлне табигатьтә дә күзәтеп була. Бал кортлары көзге кебек ялтырап яткан күл өстеннән тыныч кына оча алмый икән: алар биеклекне түбәнәйтә башлый һәм суга килеп төшәләр. Ә инде күл дулкынланганда яки ялтырап ятмаганда  бөҗәкләр сулыкны гадәттәгечә очып чыгалар.

                                                  Димәк, көзге эффекты һава киңлегендә юнәлешне югалттыра, ди галимнәр. Кайсыбер чакта профессиональ очучыларның да һава киңлегендә ялгыш юлдан китүләрен моның белән аңлатырга була. Бу вакытта приборлар нык ярдәм итә. Алар иллюзияләргә бирешмәскә һәм очкычны һава юлыннан дөрес алып барырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Умартачы буласың килсә Бал кортының назы бар Умартачы хикмәтләре