Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Чәчер" җитәкчесе Радик Солтанов: Җитен 1 гектардан 50 мең сум табыш бирде

“Чәчер” хуҗалыгы сөрем җирләрен быел 4200 гектар мәйданга җиткерде. 1500 гектарында көздән чәчү үткәрелгән инде. Бодай, арпа кебек традицион басу культуралары белән беррәттән җитен, гәрчич һәм карабодай игәчәкләр.

-    Әгәр бер гектар җирдән 50 мең сумлык табыш алсаң, ул культура үз-үзен аклый дигән сүз. Җитен менә шушы критерийга тулдысынча җавап бирә торган үсемлек. Быел аны 821 гектарда үстерәчәкбез. Былтыргы корылык китергән зыяннан менә шушы культуралар- җитен, гәрчич, карабодай безне тартып чыгарды да инде,- ди “Чәчер” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Солтанов. 


       

   “Чәчер”дә керем белән чыгымны саный да, анализлый да беләләр. Икмәк кабул итү предприятиесендә үстерелгән игенне саклау өчен елга 3,5 миллион сум акча китә торган булган. Икмәкне амбарга йөк машиналарында кайтару, чистарту, кире саклауга илтү- бик кыйммәткә төшкән. Чыгымнардан котылу максатыннан суктырылган бөртеклеләрне басуда ук чистартып, җилгәреп капчыкларга тутыру  җайланмасы сатып алганнар.

”Август” компаниясенең бу җайланмасы бер капчыкка 200 тонна икмәк тутырырга сәләтле. 1 тонна икмәкне саклау нибары 150 сумга чыга.

Икмәкне шул рәвешеле ике ел рәттән саклыйлар, күгәрми дә, искерми дә икән. Быел комбайнчыларның хезмәтен билгеләү өчен чек бирү кертеләчәк- кәгазьдә һәр бункерны бушаткан саен ничә тонна икмәк суктырылганы язылачак.

Реклама


              “Чәчер”дәге уңай тәҗрибәләрнең тагын берсе- кыр эшләре 2 сменалы итеп оештырыла, тәүлек буена басуда трактор гөрелтесе тынып тормый. 


            Бүген хуҗалык җир сые белән тулысынча тәэмин ителгән. 27 млн сумлык төрле төрдәге ашлама кайтартылган.

1 га җир мәйданына 117 кг тәэсир итү көчендәге ашлама кертеләчәк.
 

          -    Ашлама булу бик әйбәт. Ләкин шул ягы бар-безнең туфракның структурасын ашламаны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Җирнең ачылыгын киметү өчен ел саен известь кертәбез, быел да бу эш дәвам итә,-дип, бөтен ваклыкларына кадәр җентекләп аңлатты коллегаларына тәҗрибәле агроном-җитәкче Радик Солтанов. 
 

         

 Икмәк киптерү заводына 2021 елда тулысынча реконструкция ясалган. Элек бер сәгатькә 19 тонна икмәк җилгәрсәләр, хәзер 50-60 тонна бөртеклеләрне чистартып кую берни түгел.

Урып-җыю алдыннан реконструкция ясаган фирмадан белгечләр бригадасы килеп  заводка техник карау үткәрә. Бер белгеч урып-җыю чорында заводта эшләргә кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев