14 март 2022 яңалыклары
-
ЯШЬЛӘР:Менә шундый егетләр!
Ресурс үзәге статусын йөрткән Актаныш технология техникумының студентлары уку чорында ук үзмәшгульлек белән шөгыльләнә, осталыкларын арттыралар.
-
14–20 мартка йолдызнамә
Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада гадәти кысага сыешмаган күп кенә вакыйгалар булачак. Гомумән, сезгә кагылышлы үзгәрешләр башланып китәчәк. Барысы да үзегезнең кыюлык һәм тәвәккәллеккә барып тоташачак.
-
“Чәчер”дәге күрсәтмә карауда эремә үзәгенең нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр
Күрсәтмә техник карау өчен “Чәчер” хуҗалыгы сайлану юкка түгел . Хуҗалык елдан-ел яңарыш кичерә. Алга карап эш оештыручы Радик Солтановның тынгысыз җитәкчелек эшчәнлеге нәтиҗәсе бу.
-
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Республикабызның Беренче Президенты белән тарихи кадр!
"Актаныш таңнары"-элеккеге "Игенче даны" газетасының фотокорреспонденты Рифкать абый Арслановның әлеге фотосында - 1986-87 еллардагы тарихи истәлек. Район архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова әлеге фотоны безнең проектка тәкъдим итте.
-
Ватаным Татарстан: Чиялеккә юл кайдан?
Актаныш районының Чиялек авылы халкы, без бетәбез, дигәннәрдән түгел. Югыйсә монда кышын 10нан артык кеше генә яши. Үз күңелләрен күрә беләләр: 80нән узган Данил бабай гармун тартып сайлауга бара. Җиңү бәйрәмендә бергәләшеп ботка пешерәләр. Читтә йөргәндә дә Чиялек исләреннән чыкмый. Радик исемле якташлары Эльбрус тавына Чиялек – Актаныш – Татарстан дип язылган әләм күтәреп менгән хәтта.
-
Татар Суыксуына ни булган?
Россиядә, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала алкогольдән үлүчеләр саны өченче урында тора. Даими рәвештә эчкечелек белән мавыгып, аңын җуйган, яшәү мәгънәсен югалтканнарга ничек ярдәм итәргә? Кул селтәп, фаҗига булганын көтеп яшәү мөмкин түгел. Аракы сөреме белән акылы томаланган кеше атасын да, анасын да белми. Аракылы савыт төбендә үзенә тынычлык, проблемалардан качу юлын таба ул. Кызганыч, аларның күбесе үз-үзенә кул салып тәмамлый. Бүгенге көндә шундый аяныч хәлне Татар Суыксу җирлегендә күзәтергә була.
-
"Чәчер" җитәкчесе Радик Солтанов: Җитен 1 гектардан 50 мең сум табыш бирде
“Чәчер” хуҗалыгы сөрем җирләрен быел 4200 гектар мәйданга җиткерде. 1500 гектарында көздән чәчү үткәрелгән инде. Бодай, арпа кебек традицион басу культуралары белән беррәттән җитен, гәрчич һәм карабодай игәчәкләр.
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Актаныш яшүсмерләре спортны сайлый
11-13 март көннәрендә Казан шәһәрендә узды. 2008-09, 2006-07, 2004-05 елгы яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге үткәрелде.
-
Техник карау- яшәешнең нигезе ул
“Чәчер” хуҗалыгында узган күрсәтмә техник карауда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы Илдус Хәкимов әнә шулай дип белдерде.
-
Битлек режимы бетерелә
Шулай ук компанияләр һәм предприятиеләрдә коронавирус буенча контроль бетерелә.
-
Kazan Digital Week — 2022 сентябрь аенда катнаш форматта була
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган.
-
Яшь талантлар–сәнгатебез киләчәге!
Әгерҗе шәһәрендә гөрләгән «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабында Актанышыбызның яшь сәләтләре призлы урыннар яулап кайтты.
-
Татарстанда мәҗбүри вакцинация бетерелде
Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрүдән баш тарттылар. Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалаган.
-
Татарстанда Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар
Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.
-
Искиткеч файдалылар
Дөрес туклану өчен арзанлы продуктлар исемлегенә тавык, йомырка, кузаклылар, карабодай, яшелчә, үсемлек мае һәм куркуманы керткән дөрес туклану белгечләре.