Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Чәчер”дәге күрсәтмә карауда эремә үзәгенең нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр

Күрсәтмә техник карау өчен “Чәчер” хуҗалыгы сайлану юкка түгел . Хуҗалык елдан-ел яңарыш кичерә. Алга карап эш оештыручы Радик Солтановның тынгысыз җитәкчелек эшчәнлеге нәтиҗәсе бу.

              “Чәчер” бары игенчелек белән генә шөгыльләнүче хуҗалык. Бүген биредә сөрем җирләренең гомуми мәйданы 4200 гектарга җитте. Иген игүдә югары технологияләр кертелә, заманча техника кайта, культуралар саны арта. 


 

              Бүгенге күрсәтмә техник карауга  районның башка хуҗалыкларыннан баш инженерлар белән бергә баш агрономнар да чакырылган иде.

Чөнки кыр эшләре инженерия белән агрономиянең кулга-кул тотынып эшли торган вакыты.

Районда беренчеләрдән булып “Чәчер”дә  эремә ясау үзәге төзеде. Моңа 700 мең сум чамасы акча киткән.

Радик Риф улы эремә үзәгенең файдасы турында үз тәҗрибәсендә аңлатты:


 

-    Ике ел рәттән басу культураларын эремә үзәгендә эшкәртелгән, эретелгән ашлама белән яфрактан тукландырабыз. Шушы вакыт эчендә бодайның җилемсәлелеге күтәрелде. 2020 елда 25 процент, ә 2021 елда 32 процент җилемсәлелек булды. Бодайның сыйфаты 3 класстан 2 класслыга күтәрелде. Аеруча корылык елында эремә үзәге үз-үзен аклады.  Иртән агроном эремә үзәгенә ничә процентлы, нинди компонентлардан торган ашлама кирәген әйтә, заявка калдыра. Шуның буенча состав ясала. Үсемлекне болай тукландыру югары һәм сыйфатлы уңыш алырга мөмкинлек бирә.


         

             Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев эремә үзәген төзеп документларын 1 июньгә кадәр тапшырганда, хөкүмәттән чыгымнарга компенсация ясалуын әйтте. 


                Хәзерге вакытта районда 7 хуҗалыкта эремә үзәге бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев