Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады

Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.

                 Терлек асрап авыл хуҗалыгы бизнесын булдырган фермерларның күпчелеге үз кишәрлекләрендә күпьеллык үлән үстерә. 


-    Күпьеллыкларның сыйфаты елдан ел яхшыра. Озакламый күпьеллыкның озынлыгы 20 сантиметрга җитәчәк. Әгәр вакытында тотынсалар, бу культуралардан әйбәт сенаж алып булачак,-ди Нәфис Сәлимгәрәев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова Актаныш-информ АКтаныш муниципаль районы Фермер хуҗалыклары