Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Язгы кыр эшләренә әзерлек: «Нигез» хуҗалыгында үрнәкле семинар

«Нигез» хуҗалыгында язгы кыр эшләре әзерлегенә багышланган күрсәтмә-семинар узды. Чараның төп максаты- баш инженерларга, машина-трактор парклары мөдирләренә, хезмәтне саклау белгечләренә һәм механизаторларга алда торган кыр эшләренә җәлеп ителәчәк машиналарга, тракторларга һәм агрегатларга техник тикшерү үткәрү кагыйдәләрен аңлату.

14 марттан 8 апрельгә кадәр районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасына техник тикшерү үткәреләчәк. Семинарда "Росстехнадзор"ның Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Хәкимов "Нигез" хуҗалыгын техника әзерләүдә җаваплы эшләү үрнәге дип атады.

Техник тикшерү уздыру- техникалараны кыр эшләренең иң җаваплы чорында ватылуларын һәм туктап торуларын булдырмаска ярдәм итә торган мөһим этап ул. Без бөтен техниканың эксплуатациягә әзер булуына ышанырга тиеш. 

Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар язгы чәчүгә әзерлекнең төп аспектлары турында фикер алыштылар, техниканы куллануның куркынычсызлыгына һәм нәтиҗәлелегенә аерым игътибар бирделәр.

Семинар районда язгы кыр эшләрен уңышлы башлап җибәрүдә мөһим адым булды. Оештыручылар һәм катнашучылар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзара килешеп эшләве һәм җаваплы каравы алда торган бурычларны уңышлы башкарып чыгачагына ышаныч белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев