14 март 2025 яңалыклары
-
Актаныш кызы «Йолдызлык»та тун белән бүләкләнде
Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабында Актаныш кызы Рузилә Сабирова затлы тун белән бүләкләнде.
-
Талантлар бәйрәме: Актанышта «Созвездие- Йолдызлык» балкыды!
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге Мәдәният сараенда ук күптән көтелгән Гала-концерты узды. Әлеге матур вакыйга Мөслим, Актаныш, Минзәлә һәм Әгерҗе районнарыннан килгән талантлы балаларны берләштерде.
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Актанышта икенче көне!
Бүген Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабының икенче көне дәвам итә. Кичә, 13 мартта Актаныш һәм Мөслим районнары сәнгать осталары жюри каршында осталыкларын күрсәтсә, бүген Әгерҗе һәм Минзәлә районының нәни йолдызлары чыгыш ясады. Жюри икенче турга үтүчеләрне хәбәр итүгә, Гала -концертка әзерлек башлана.
-
Село ждет молодых
С текущего года увеличено единовременное денежное пособие для молодых специалистов, имеющих высшее или среднее профессиональное образование, взявших на себя обязательства работать в сельскохозяйственных организациях не менее трех лет.
-
Тукай әдәби музее «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра
Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучылары өчен «Ядкярләрдә Тукай рухы – 2025» әдәби конкурсын оештыра. Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.
-
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров актанышлыларны урманнарны янгыннан сакларга өндәде
Бүген Актаныш районы хакимиятендә урман фонды территориясендә 2024 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоны йомгакларына багышланган киңәшмә узды, 2025 елга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне район башлыгы Ленар Зарипов үткәрде.
-
Талпан тешләгәндә йога торган авырулардан ничек сакланырга?
Иң мөһиме-талпаннарның тешләвенә юл куймау. Аның өчен шәхси профилактика чараларын үтәргә кирәк. Талпан тешләве ешрак урманда ял иткәндә була. Урманга җыенганда, кием астына талпаннар кадалу мөмкинлеген киметерлек итеп -ябык киемнәр кияргә кирәк. Ял иткәндә үләнгә утырырга, ятарга ярамый. Ял итү өчен куе биек ускән үләннәр аз булган, кояш яктылыгы төшкән урыннарны сайларга кирәк.
-
Мошенниклар махсус хәрби операциягә баручыларның акчасын үзләштергән
Трое жителей Татарстана обманом убеждали подписывать контракты с Минобороны.
-
Актанышта бөтен кеше «Йолдызлык» дип җан ата!
13, 14 март көннәрендә Актанышта «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабы уза. Фестивальнең беренче көнен Актанышның яшь талантлары чыгышлары башлап җибәрде. Көнозын барган бәйгедә районыбызның йөзләгән җырчысы, биючесе, конферанс- сүз осталары жюри каршында имтихан тотты. Нәни артистларыбыз сәхнәне балкытты, алар шушы бәйгедә катнашулары белән дә бик бәхетле иделәр.
-
Язгы кыр эшләренә әзерлек: «Нигез» хуҗалыгында үрнәкле семинар
«Нигез» хуҗалыгында язгы кыр эшләре әзерлегенә багышланган күрсәтмә-семинар узды. Чараның төп максаты- баш инженерларга, машина-трактор парклары мөдирләренә, хезмәтне саклау белгечләренә һәм механизаторларга алда торган кыр эшләренә җәлеп ителәчәк машиналарга, тракторларга һәм агрегатларга техник тикшерү үткәрү кагыйдәләрен аңлату.