Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Корбан гаетеннән соң авылларда сарык саны кимегән!

Җирлекләрдән алынган мәгълүмат!

Җирлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда аеруча Татар Ямалы (-70), Иске Айман (-50), Әтәс (-48), Түкедә (-30) нык кимегән ул. Корбан гаетенең никадәр монда катышы бардыр, әмма август белән сентябрь аен чагыштырганда саннар шушы хакыйкатьне билгели.

Шул ук вакытта Югары Яхшый, Кәзкәй, Яңа Әлем, Аеш, Күҗәкә, Актанышбаш җирлекләрендә сарык – кәҗә саны үзгәрешсез калган - артмаган да, кимемәгән дә. Аңа калса, биредә корбан чалмаганнар икән дигән фикер туа. Хәер монысы уены-чыны бергә бер фәлсәфә генә.

Ә гомумән шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 18 965 сарык-кәҗә малы исәпләнә (шуның 2 меңгә якыны кәҗәләр). Иң күбе Иске Кормаш, Күҗәкә, Теләкәй җирлекләрендә. Такталачык, Кәзкәй, Иске Сәфәрдә яшәүчеләрнең исә бу малга бик исе китми кебек. Әле беренче ике җирлектә эре терлекне хуш күрсәләр, сәфәрлеләр анысын да өнәп бетерми бугай. Ел башыннын биредә авыл көтүе 6 эре малга кимегән. Бу җирлекнең төрле авырулар нәтиҗәсендә эре мал үлеме буенча әйдәп баруын исәпкә алсаң (ел башыннан 4 терлек), моңа аптырымассың да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев