Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Техник карау- яшәешнең нигезе ул

“Чәчер” хуҗалыгында узган күрсәтмә техник карауда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы Илдус Хәкимов әнә шулай дип белдерде.

             Машина-техника парклары бүген әллә каян балкып, матур булып авылны бизәп тора. “Чәчер” хуҗалыгында да барлык техникалар бер рәткә тезелгән. Һәрберсенең хуҗасы-механизатор-шоферлары тимер атлары янәшәсендә.

           Илдус Мәхиян улы куәтле техникалар хуҗалыкның икътисади халәтен, язгы чәчүнең ни рәвешле узачагын бик ачык күрсәтә, ди. 

“Чәчер” хуҗалыгында энергиягә баетылган куәтле 3 берәмлек техника, 7 МТЗ- 1221 тракторы, 5 берәмлек Т-80 тракторы, 3 йөк машинасы, берәр ягулык белән тәэмин итүче һәм КамаАЗ йөк машинасы язгы кыр эшләрен башкарып чыгарга әзерләп куелган.

Механизаторлар Чат һәм Чәчер авылларыннан тыш, Адай, Татар Суыксуы, Уръяды авылларыннан да килеп эшлиләр.

            Быел “Чәчер”дәге машина-тракторларның руль, тормоз, сигнал, ут һәм башка җаваплы детальләре энә күзеннән үткәрелеп, тикшерүчеләр тарафыннан 100 процент әзерлекле дип табылды.

Хуҗалык җитәкчесе  Радик Солтанов техникалар яңартуга, булганнарын төзекләндерүгә зур игътибар юнәлтә. Әле генә барлык машина-тракторларның тәгәрмәчләре алыштырылган, гомуми суммасы 800 мең сумга баскан. Бәяләр көннән-көн арткан вакытта бу сумма бер айдан соң арзан тоелачак.


            Илдус Хәкимов әйтүенә караганда, чит илләрдән кайтартылган техникалар белән эшли башлагач, механизаторларның тимер атларга булган карашы беркадәр сүлпәнәйгән.

Чөнки аз гына чыгымчылый башласа да бу машиналарга сервис хезмәте аша төзекләндерү үткәрелә.

       “Безнең тракторчылар очучыларны хәтерләтә башлады. Бүгенге вәзгыять исә эшләрнең алга таба болай гына бармавына ишарәли. Сервис хезмәтен хуҗалыкка китертү кыйммәткә төшәчәк. Вакытында техниканы, агрегатларны майлау, кысу, тиешле сәгатен эшләгәннән соң кабат карап чыгу- мөһим бурыч!”.- дип инженерларга кат-кат искәртте Илдус Хәкимов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев