Мулардлар сугышса...
Мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын дисәгез, түбәндәге киҗәшкә колак салыгыз.
Тамада булып йөрүче журналист Чулпан Гарипова социаль челтәрләрдә бройлер тавыклар, үрдәкләр үстерүче буларак та билгеле. Кош-кортка химиясез ризык ашату, аларның үстерү серләре белән бүлешергә ярата ул. Әле менә мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын дип теләүчеләргә киңәш биргән.
«Тавыкны йолкыгач, мамыкларын ташламыйм. Тавык канатларын да җыеп барам. Үрдәкләр витамин җитмәгәнгә бер-берсен талый башлый, менә алар сары төстән ак төскә керә башлады, витамин кирәк. Азыкларына күкерт салсаң да була, әмма артыкка китсә ул файдага түгел. Ә мамык куркыныч түгел. Мулардлар аны таптый-таптый ашый», – дип ул.
Кулланып карагыз, бәлки файдасы тияр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев